Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы

Буракиртәлеләр куйган спектакль елатты да, уйландырды да

Бура-Киртә авылы үзешчәннәре «Театр призмасы аша батырлык» район фестивале кысларында Фоат Садриевның «Без бит авыл кызлары» пьесасын сәхнәләштерде.

«Мәдәният йортыбыз директоры Рузилә Сәгыйдуллина авыл үзешчәннәрен җыеп пьесаны укыганда шәхсән үзем елап утырдым. Бу драма бит безнең әбиләребезнең яшьлеге, күз алдына әбинең сөйләүләре, мәктәптә укыганда сугыш темасына сочинение язулар, сугыш ветераннары белән очрашулар килеп басты», — ди бригадир ролен башкарган Җәннәт Гарифуллина.

…Кызлар болында җиләк җыеп йөргәндә сугыш башлануы турында хәбәр итәләр. Комсомол секретаре Зәйнәп сөйгәне Газизне сугышка озата. Бу рольләрне Рузилә белән Рәфкать Сәгыйдуллиннар башкарды, алар дуэт белән җырлаганда залда еламаган кеше калмагандыр. Зәйнәп Газизенә үзенең авырлы булуын әйтә. Газизгә иртүк таң белән юлга кузгаласы… Егет бабам утырткан тирәк сердәшче булыр, тирәк корыса мине көтмәссең, малай туса — Булат, кыз туса Сөмбел дип исем кушарсың дип, сугышка китә. Колхоздагы бар авыр эш хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Бу өлешне дә үзешчән артистлар оста итеп тамашачы күңеленә керердәй итеп башкардылар. Газизнең үле хәбәр килә, җитмәсә, тирәкне дә яшен суга. Зәйнәп вакытыннан алда үле бала таба. Күмпедер вакыттан Газиздән хат килеп төшә, хыянәтче, баланы үтергәнсең дип яза. Ул исән, чолганышта калган була. Зәйнәп акылдан яза, Казанга юләрләр больницасына озаталар. Аның Казаннан кайтуын кызлар чуенда ботка пешереп каршы алып, Зәйнәптә кунакта булалар. Зәйнәп авыруларга кан сатып, күчтәнәчләр белән кайта. Кызлар булки күргәч шаккаталар, моны авыз тутырып ашаучылар да бар микән дип уйлыйлар. Бригадир йөгереп кереп, сугыш бетүен хәбәр итә. Залда елмаган кеше юк…

Бура-Киртә үзешчәннәре «Без бит авыл кызлары» спектаклен күрше Югары Пәнәче авылында да куйдылар. Үзешчәннәр бар күңелен биреп әзерләгән спектакль зур уңыш белән узды. Елый-елый спектакль караган тамашачылар артистларны көчле алкышларга күмеп, озак кына сәхнәдән җибәрми тордылар.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев