Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Анна Моисеева киләчәк буынга теләкләрен җиткерде

Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулуга багышланган вакыт капсуласы акциясен дәвам итеп, сугыш ветераны Анна Моисеева янында булдылар.

«Киләчәк буынга мөрәҗәгать» дип исемләнгән вакыт капсуласына Анна Моисеева үз теләкләрен җиткергән хатны салды.

«Иң мөһиме киләчәк буын дус-тату яшәсен, үз кече Ватанында гына түгел, читтә дә дуслар булдырып, бөтен җир шарында дустанә мөнәсәбәт хакимлек итсен. Буыннар бәйләнеше югалмасын, яшьләребез тарихны да яхшы белсен. Хезмәт итеп, башкарган эшләреннән тәм табып яшәсеннәр. Сугышларга, гаугаларга урын калмасын, киләчәк буын энергиясе яхшы эшләргә генә сарыф ителсен», — диде Анна Ивановна алдагы буыннарга васыять итеп.

Музей хезмәткәре Алсу Шаһабиева вакыт капсуласын ун елдан соң ачачакларын, ветеранның теләкләре шунда яшьләргә укылачагын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев