Аксарның тыл ветераннарына «Бөек Җиңүгә — 80 ел» медальләрен тапшырдылар
Быел илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтә. Зәйдә илебез тарихындагы әлеге мөһим дата уңаеннан Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү чаралары башланып китте.
Аксар авылында бүгенге көндә 9 тыл ветераны бар. Бу көннәрдә авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов һәм мәдәният хезмәткәрләре аларның өйләренә барып, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан медальләр тапшырдылар.
Алар ветераннарны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлап, тылда, илебезне торгызуда куйган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр. Медальләрне Мисхәт Борһанов, Рәхилә Гыйззәтуллина, Мөзәкирә Динмөхәммәтова, Салих Зиннәтов, Рәүф Минҗанов, Мәүҗидә Миннегулова, Мәүҗидә Таҗиева, Гөлсинә Хәбибуллина, Бәгъдәнур Хәлиевлар алып, үзләрен хөрмәтләүләре өчен рәхмәт әйтеп, ил-көннәрнең тыныч булуын теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев