Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Зәйнең махсус хәрби операция ветераны ТР Рәисе кубогына ярышларда призер булды

Әлмәттә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасында Татарстан Рәисе кубогының беренче этабы - йөзү буенча ярышлар узды.

Ярышларны ТР Спорт министрлыгы һәм «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы оештырды. Беренче этапта 40ка якын кеше катнашты.

Чарада катнашучылар биш номинация буенча көч сынашты. Терәк-хәрәкәт аппаратында проблемалар, ишетү, күрү сәләте начар булган катнашучылар өчен аерым номинацияләр каралган иде.

Зәйдән ярышларда махсус хәрби операция ветераны Александр Высоцкий катнашып, үз категориясендә икенче урынны алды.

Моңа кадәр Александр үзен  Мәскәү өлкәсенең Истра шәһәрендә йөзү буенча "Кубок СВОих" ачык Бөтенроссия ярышларында сынаган иде.

“Мондый чараларда катнашу безнең өчен зур әһәмияткә ия. Спорт белән шөгыльләнү махсус хәрби операциядән кайтучыларны тыныч тормышка җайлаштыруда бик мөһим”, - ди “Ватанны саклаучылар” фондының район социаль координаторы Наталья Зиннурова.

Фото «Ватанны саклаучылар” фондының район социаль координаторы Наталья Зиннуровадан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев