Зәйнең уңган механизаторлары дустанә хезмәттә
Кырларда игеннәрнең күкрәп үсүе, мул икмәк алу тырыш механизаторларыбызга бәйле. Ә районда иртә яздан кыр эшләрендә катнашып, караңгы көзгәчә эшләүче тракторчы ир-егетләребез дә шактый.
Аларның күпчелеге бөтен хезмәт юлын кыр эшләренә багышлаган кешеләр. Шундый тырыш механизаторларның бер төркеме “Зәй” агрофирмасында хезмәт куя. Алар – Николай Гаврилов, Хәлиф Мирзаханов, Илшат Мәүләветдиновлар.
Николай Гаврилов агрофирманың “Кадер” җитештерү бүлегендә “Беларусь” тракторында эшли. Аның хезмәт стажы инде 42 ел. Ул басуларны сукалау эшендә дә, трактор белән башкарыла торган башка эшләрдә дә катнаша.
“Кырлардан башка бүтән хезмәтне күз алдына да китерә алмадым. Бу эштә нык арып кайтсаң да, бераз гына тракторга утырмый, кырларга чыкмый торсаң нык сагындыра”, - дип елмая ул.
Ә Хәлиф Мирзаханов – “Зәй” агрофирмасының “Алга” җитештерү бүлеге тракторчысы. Аның да хезмәт стажы 42 ел. Механизатор урып-җыю чорында салам ташу, игеннәрдән бушаган кырларда салам эскерте кую өчен җаваплы.
“Эшне һәрчак сыйфатлы итеп башкарырга тырышам. Гомумән, өстән-өстән генә эшләп, әйбернең әрәм-шәрәм булуын яратмыйм. Саламның да озак вакыт сыйфатлы саклануы өчен һәр сәнәк саламны тиешле тәртиптә урнаштырырга тырышам. Шулай ук, кырларда һәр эш тәртипне сорый, җирне кадерләп эшләгәндә генә безгә ул мул уңыш бирә”, - ди тәҗрибәле механизатор.
Илшат Мәүләветдинов араларында иң шаян-шугы. Аның белән хезмәтнең авырлыгы сизелми дә, диләр хезмәттәшләре. 32 ел механизаторлык һөнәрендә булган ир-егет хезмәткә күрә хөрмәт булса, эшләү үзе бер рәхәтлек бирә, ди. Ул да агрофирманың “Кадер” җитештерү бүлегендә эшли.
Тырыш ир-атларга рәхмәттән башка сүз юк, алар яшь буынга күркәм үрнәк.
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев