Зәйдән сыер савучы Әлфия Мөхәммәтҗанова – “Иң зур хезмәт стажлы» номинациясе җиңүчесе
Минзәлә районында машина белән сыер савучы опраторларның 52нче конкурсы узды.
Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
“Республикада машина белән сыер саву осталары конкурсын уздыру күркәм традициягә әверелде, ул безнең сыер савучыларның һөнәри осталыгын күтәрүдә зур роль уйный һәм кадрлар әзерләүдә әйбәт мәктәп булып тора”, - дип билгеләп үтте ул.
Һөнәри бәйгедә 41 хатын-кыз, 1 ир-егет сыер савучы оператор һәм терлекчелек буенча консультантлар көч сынашты.
Ярышлар теоретик биремнәрне һәм сыер савучылар вазифасын башкару өчен кирәкле практик күнекмәләрне үз эченә алган берничә этаптан торды. Катнашучылар заманча җайланмалар белән эш итү осталыгын гына түгел, зоотехнология һәм ветеринария өлкәсендә дә тирән белемнәрен күрсәттеләр. Сөтнең сыйфатын тәэмин итү һәм санитария нормаларын үтәү аспектларына аерым игътибар бирелде.
Бәйгедә Зәй районыннан катнашкан "Зәй шикәре" агрофирмасы терлекчелек комплексы сыер савучы операторы Әлфия Мөхәммәтҗанова “Иң зур хезмәт стажлы" номинациясендә җиңү яулады.
Барлык җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм акчалата сертификатлар тапшырылды.
фото район авыл хуҗалыгы идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев