Зәй районы Поручик авылында фермерлык эшчәнлеге күпләргә үрнәк
Зәй районының Поручик авыл җирлегендә кече форма авыл хуҗалыгы оешмалары актив үсә.
Җирле фермерлар җитештерү күләмнәрен арттырып кына калмыйча, продукция ассортиментын киңәйтеп, заманча технологияләр дә кертәләр.
Канаш авылында уңышлы фермерлык эшчәнлегенең иң ачык мисалы булып “Ак паннон” токымлы куяннар үрчетүдә махсуслашкан Денис Мельников крестьян-фермерлык хуҗалыгы тора. Бүгенге көндә фермада 1300 баш куян бар, шуларның 500е — нәселле токымлы ана куяннар. Хәзер исә продукцияне эшкәртү өчен заманча пункт та төзелгән, аңа чалу урыны, төрү цехы, эшкәртү цехы, суыткыч камера керә. Агымдагы елның өченче кварталында әлеге җитештерү линиясен эшләтеп җибәрү планлаштырыла, бу ит җитештерү күләмен арттырырга һәм җирле базарны сыйфатлы продукция белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнүче Вера Савгильдина крестьян-фермер хуҗалыгы да артта калмый. Хуҗалыкта 50 баш эре мөгезле терлек бар, ә чәчүлек мәйданнары 44 гектарны били, анда арпа һәм бодай үстерелә. Быел фермерлык эшчәнлеге өчен җирләрне арттырып, анда өстәмә 15 гектар мәйданда люцерна чәчеп, сыйфатлы терлек азыгы әзерләгәннәр.
Поручик авылында кошчылык эшчәнлеген үстерүнең дә яңа этабы башланган. Биредә Артур Мөхәммәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгы элеккеге мөгезле терлек симертү комплексын сатып алып, хәзер бинаны мулард үрдәкләр үрчетү өчен үзгәртергә җыена.
“Әлеге проект җирлекнең авыл хуҗалыгы җитештерүен диверсификацияләүдә мөһим адым булырга вәгъдә итә”, - ди җирлек башлыгы Ильмира Хаджаева.
Алексей Кузнецовның шәхси ярдәмче хуҗалыгы да игътибарга лаек, ул ит продукциясен авыл хуҗалыгы ярминкәләренә алып чыга. Аның хуҗалыгында сыерлар, үгезләр, сарыклар, дуңгызлар асрала, ә җәйге чорда бройлер тавыклар үстерелеп сатуга куела.
Җирлекнең фермерлары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклары җирле халыкны яңа продуктлар белән тәэмин итеп кенә калмый, районның азык-төлек иминлегенә дә җитди өлеш кертәләр. Аларның хезмәте - авыл территорияләренең тотрыклылыгы һәм чәчәк атуының нигезе ул.
Фото "Зәй-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев