Зәй районы авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә Рашат Саматов зур өлеш керткән кеше
Бүген, 28 майда районыбызның авыл хуҗалыгы тармагы, җирле үзидарә үсешенә зур өлеш керткән, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәтенә лаек булган Рашат Мәхмүрахман улы Саматовка 65 яшь тулды. Аны күркәм юбилее белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе коллективы тәбрик итә.
Районыбызның Югары Лоҗы авылы егете кече яшьтән туган авылына тирән мәхәббәт хисләре белән тәрбияләнә, шуңа да ул үсеп җитеп егет булгач туган төбәгендә хезмәт итәргә ният кыла. Рашат Саматов үзенең хезмәт эшчәнлеген 1979 елда районның “Алга” колхозында механизатор булып башлый. Аннан Совет армиясе сафларында хезмәт итә, ә 1982 елда “Алга” колхозына зоотехник булып эшкә алына. Тырыш, оештыру сәләтенә ия егетне район җитәкчелеге дә тиз күреп ала, 2004 елда Бигеш җирле үзидарә Советы рәисе итеп сайлана. Һәм 2005тән 2015нче елга кадәр ун ел дәверендә Бигеш авыл җирлеге башлыгы җаваплы вазифасын башкара. Нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Мактау грамотасына лаек була.
"Зәй" агрофирмасында Рашат Мәхмүрахман улы 2015 елдан “Алга” бүлекчәсе җитәкчесе булып эшләде. Бу вазифада җитәкче булып эшләгәндә, Рашат Саматов үзен грамоталы белгеч һәм лаеклы җитәкче итеп күрсәтте. Аңа хезмәтендә эзлекле юнәлешлелек хас булды, ул үз алдында торган мәсьәләләрне оптималь чишү юлын эзләүдә сыгылмалылык, тапкырлык күрсәтә белде. Авыл хуҗалыгы культураларын үстергәндә агрофирмада күпфункцияле чәчү комплексларын һәм башка заманча авыл хуҗалыгы машиналарын һәм коралларын кулланып, заманча ресурс һәм энергия саклау технологияләре кулланылды.
Рашат Мәхмурахман улы җаваплылык, ышанычлылык, хезмәт сөючәнлек, куелган максатларга ирешүдә үҗәтлек кебек сыйфатлары белән аерылып торды.
Бүген ул лаеклы ялда булса да авыл хуҗалыгы тармагында эшләвен дәвам итә, туган авылында тормыш иптәше белән зур хуҗалык тотып, матур тормыш алып бара. Ныклы тәрбия биреп үстергән биш бала хәзер Саматовларның зур таянычлары, ял вакытларында әби-бабай йорты оныклар шау-шуыннан гөр килеп тора.
Рашат Мәхмурахман улына ныклы сәламәтлек, гаилә иминлегендә якты киләчәк телибез!
Ихтирам белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев