Зәй фермеры Артур Мөхәммәтҗанов – республикада иң яхшы фермерлар арасында
Крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы конкурсында җиңеп, 100 мең сум грант алды.
Артур Мөхәммәтҗанов районыбызда үз хуҗалыгын 2013 елдан җәелдереп кошчылык үрчетү юнәлеше белән шөгыльләнә башлаган иде, бүген ул Татарстанның кошчылык белән мавыгучы фермерлары арасында иң алдынгылар рәтендә.
Казанда республика Сабантуенда авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр, алар арасында Зәебезнең крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Артур Мөхәммәтҗанов та бар иде. 2026 елда ул республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәрә торган «Татарстан Республикасының иң яхшы крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы» республика конкурсында җиңеп, 100 мең сумлык грант иясе булды. Бу мөһим бүләк үз героен очраклы гына тапмады, 37 яшьлек фермер җилкәсендә инде ун елдан артык кыю эшне җитди предприятиегә әйләндергән киеренке, тырыш хезмәт ята.

2013 елның августында Артур Радик улы шактый җитди җаваплылык сорый торган эшкә - Татарстан шартларында үрдәк-мулардлар үрчетү белән шөгыльләнү карарына эксперимент рәвешендә тәвәкәлләп керешә. Бүген инде аның эшләп карыйм дип уйлаган юнәлеше нәтиҗәсендә зур гына кошчылык фермалары җәелдерелде. Районның Икенче Бөгелде һәм Кәрәкәс авыллары территорияләрендә гомуми мәйданы шаккатыргыч булган фермалар гөрләп эшли. Фермалары 1400 квадрат метрны били, тагын 590 квадрат метрлы ашлык склады һәм 52 мең квадрат метр мәйданлы арендага алынган җир кишәрлеге бар. Аларны Артур Мөхәммәтҗанов 15 мең үрдәк-мулард асрау өчен куллана. Шуларның 5 меңе ана үрдәкләр. Һәм бу әле фермер өчен чик түгел, алга таба тагын да киңәюне күздә тота ул. Чөнки 2024 елда фермер Поручик авылында ун терлекчелек бинасы булган симертү комплексын сатып алган, анда актив рәвештә реконструкция бара.

Шунысы да мөһим, Артур Мөхәммәтҗановның уңышы квадрат метрлар һәм кош саны белән генә үлчәнми. Ул республикада беренчеләрдән булып үрдәкләрне ясалма орлыкландыру ысулын — югары квалификация һәм кыюлык таләп итә торган технологияне кертте. Аны камилләштерү өчен, Артур Радикович 2021 елда Франциядә кошчылык буенча махсус укуларда булып кайтты. Алган белемнәре аңа хуҗалыгында селекциянең һәм сыйфатны контрольдә тотуның бөтенләй яңа дәрәҗәсен булдыруга мөмкинлек бирде. Беръюлы 150 мең йомыркага исәпләнгән үз инкубаторы эшли, ә ун квалификацияле хезмәткәрдән торган штат бөтен җитештерүнең өзлексез ритмын тәэмин итә.

Бу хуҗалыкның үсеше дәүләт ярдәме белән ныгытылган программаларның дөрес кулланылышы нәтиҗәсе дә. Беренче мөһим адымны фермер 2014 елда ясый, ул вакытта Артур Радикович «Башлап җибәрүче фермер» программасы буенча грант ота. Әмма чын ыргылыш 2022 елда була, ул тәвәкәлләп гаилә фермасын үстерү программасында катнашып, җиңү яулый һәм кошчылыкны үстерүгә зур күләмдә дәүләт ярдәме алуга ирешә. Алынган грантка катнаш азык заводы, авыл хуҗалыгы төягече һәм тәүлеклек чебиләрне һәм йомыркаларны сак ташу өчен климат җайланмалары булган махсуслаштырылган рефрижератор сатып ала. Модернизация сату-алу эшләренә җитди этәргеч бирә. Бүген Зәй фермеры продукциясе Татарстандә һәм республикадан читтә дә яхшы билгеле — аны Башкортстанда, Чувашиядә, Самара һәм Ульяновск өлкәләрендә, шулай ук күрше Чаллыда теләп алалар.

Казандагы Сабантуенда хезмәт алдынгыларын тәбрикләгәндә Артур Мөхәммәтҗанов сәхнәгә уңышлы предприятие төзи алган эшмәкәр буларак кына түгел, ә туган районында дөнья стандартларын кертүдән курыкмаган, эш урыннары булдырган һәм үз хезмәте белән тулы бер төбәкләрне туендырырга сәләтле җитештерү үзәге булдыручы буларак та күтәрелде. Ул алган чираттагы грант – Татарстанның барлык аграр җәмәгатьчелегенең фермерның сәләтен танулары билгесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев