Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Үзе тимерче, үзе «тимер ат» та иярли

«Чыбыклы» бүлекчәсенең төзекләндерү-механика остаханәсе тимерчелек цехында исә без утлы тимерләрне үзенә буйсындыручы Газинур Гарифҗан улы Әхмәтҗановны да очраттык.

Тырмалау эшләрендә, шикәр чөгендере өчен җир әзерләүдә, люцерна һәм пар җирләрен сукалауда эшләүче механизатор киләсе сезонга тырмалау агрегатларын тиешле тәртипкә китерү белән мәшгуль. Күрәсез, механизатор үзе үк тимерче дә. Аның тырмалау агрегатындагы бөгелгән тешләрне аерып алып, утта кыздырып, чүкеч белән төеп турылавын карап тору үзе бер могҗиза кебек. 

— Авыл җирендә үз йортыбыз белән яшәгәч, ир-атка хуҗалыкта һәр эшне дә белү кирәк. Тимерчелек — миңа кече яшьтән сеңеп калган һөнәрләрнең берсе. Бөек Ватан сугышы ветераны, әтиемнең абыйсы Сабирҗан абый гомере буе тимерчелектә эшләде. Малай чактан аның янына йөреп, эшләгәнен күзәтү эзсез калмады. Менә хәзер ул биреп калдырган һөнәр алымнарын кулланып, үзем өчен кирәкле агрегатларны төзекләндерәм, — ди Газинур.

Алар тормыш иптәше Лилия белән Чыбыклыда Газинурның төп нигезендә төпләнеп калганнар. Уртак тормыш коргач та, яшьләр ипотека програмасыннан файдаланып, төп нигездә яңа йорт җиткергәннәр. Хәзер үз хуҗалыкларында күпләп мал-туар асрыйлар. Авыл хуҗалыгындагы эштән кайткач йортта да эше җитәрлек әле Газинурның, әмма ул зарланмый, яраткан һөнәрендә, үз туган авылында хезмәт итеп көн күрүенә шат. 

Механизаторлык һөнәренә ул армия хезмәтен тутырып кайтуга 1998 елда керешә. Шуннан бирле тракторы белән иңләгән басу мәйданнарын исәпләп карасаң, тиз генә очына чыгу да мөмкин түгел. Узган сезонда исә Газинур Әхмәтҗанов 600 гектар мәйданда тырмалау эшләрен башкарган, аннан соң шикәр чөгендере өчен җир әзерләгән. Җәен пар җирләрен эшкәртү, көзен сукалау эшләре дә аның җаваплылыгында. Җитәкчеләре аның техникасының һәрчак төзек булуын ассызыклыйлар. Үзе төзекләндерүдә катнашкач, техникага сак караш та бар анда. Кыскасы, бер булганнан бар да була, дигән халык мәкале Газинур Әхмәтҗановка бик тә туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев