Үтәшкин авылында өлкәннәрне Раштуа белән котладылар
Зәй районы Якты Күл мәдәният йорты һәм авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре күрше Үтәшкин авылында өлкәннәрне Раштуа бәйрәме белән котладылар.
«Раштуаның тылсымлы мизгелләре» чарасы кысаларында мәдәният хезмәткәрләре Үтәшкин авылында яшәүче өлкәннәргә бәйрәм кәефе бүләк иттеләр.
7 гыйнварда Раштуа бәйрәмендә Якты Күл авылы мәдәният йорты һәм авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре белән берлектә адреслы котлаулар үткәрделәр. Алар күрше Үтәшкин авылына барып, анда яшәүче пенсионерларны һәм авыл халкын Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән котладылар.
"Шулай ук Якты Күл авылы урамнары буйлап үтеп, урамда очраучыларга тәм-том һәм яхшы кәеф бүләк иттек", - ди мәдәният йорты директоры Татьяна Егорова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев