Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Уртабагражлылар бердәм булып өмәгә чыкты

Язгы кояш җылыткан бу көннәрдә авылда эш кайный, халык бер-берсенә булышып, тирә-юньне чистарта, матурлый.

Урта Баграж халкының бердәмлеге һәм тырышлыгы авылны тагын да ямьләндереп, яшәү өчен уңайлырак итә.
17 апрельдә авылда эш гөрләде. Авылга керә торган урынны, һәйкәл янын чистарту, агачларны агарту  кебек зур эшләр башкарылды.

“Шунысы бик куандыра: авыл халкы бик бердәм һәм тырыш безнең. Элек- электән шулай булган. Өлкән яшьтәгеләрнең дә бу эшкә кушылу сөендерә. Рәхмәт барысына да шулай битараф булмыйча, авылны ямьлерәк итүгә тырышулары өчен”, - ди авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев