Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Умартачы яраткан шөгыле турында сөйли

Райондашыбыз Эдуард Михеев өчен бал кортлары – хезмәт, шатлык һәм табигать белән аралашу мизгелләре ул.

Эдуард Михеев умартачылыкта беренче тәҗрибәсен балачакта ук ала. Башта ул туганнарына умартачылыкта ярдәм итә, ә үсә төшкәч аны бу һөнәр үзенә бөтереп ала.  11 ел элек кырык яшенә хатыны аңа гадәти булмаган бүләк – ике умарта бүләк итә. Һәм бу бүләк аның күңеле зарыгып көткән мавыгуга башлангыч була. 

Башта ике умарта булса, аннан биш, аннары унбиш... Ә бүген аның умарталыгында 30дан артык оя бар. Алар  урман караңгылыгында, тыныч, матур һәм бал җыю өчен идеаль урында хакимлек итә. Биредәге  яфракларның пышылдашуы һәм тырыш бал кортларының бызылдау авазында умартачы үзен иң бәхетле кеше итеп тоя.

– Умартаны ачканда, аннан прополис, бал һәм балавыз исләре белән тулган җылы, тәмле һава дулкыны бәрә. Моны сүз белән генә аңлатып та булмый хәтта,  – дип елмаеп сөйли Эдуард. 

Ләкин шунысын да онытмаска кирәк, бу рәхәт мизгелләр артында авыр  хезмәт. Чөнки умарталарны әзерләү һәм күчерү, бал һәм башка умартачылык продуктларын җыю зур көч һәм осталык таләп итә. Өстәвенә, саклану костюмында эшләү җиңел түгел, бигрәк тә эссе көннәрдә. 

Әмма  умартачы өчен аның мәшәкате түгел, ә тырыш бал кортларының исәнлеге кадерле. 

«Бер саксыз гамәлдән кортлар үлергә мөмкин. Еш кына кешеләр бу җан ияләрен  үз куллары белән юк итүләрен сизмиләр дә. Мәсәлән, җиләк-җимешләрне, басуларда үстерелүче игенне химикатлар белән чамасыз эшкәртү шушы аяныч нәтиҗәләргә китерә. Мин химикатлардан бөтенләй баш тартырга кирәк димим,  аларны чәчәк аткан вакытта, бал кортларын һәм башка бөҗәкләрне җәлеп иткәндә түгел, акыл белән файдалансалар, бик яхшы булыр иде», – ди умартачы.

Умартачылык эшчәнлеге  һава торышына да нык бәйле. Соңгы елларда май һәм июнь айларында төшкән кыраулар чәчәк аткан үсемлекләргә зыян сала,  шуңа күрә соңгы елларда  юкә балы юк.  Мондый вакытка да үз ысулын тапкан Эдуард Михеев: бал кортлары өчен махсус чәчкә атучы үләннәр чәчеп үстерә икән.  

Ул бал җыю вакытына аеруча җитди әзерләнә.  

– Монда ашыгырга ярамый. Чын бал өлгерергә, көч һәм хуш ис җыярга тиеш. Шуңа күрә балны Бал Спасы чорында суыртам, ул якынча 10 августлар була, безнең бабаларыбыз нәкъ шулай эшләгән, – дип аңлата умартачы.

Эдуардның балына сорау зур икән, аны тиз арада сатып алып бетерәләр, хәтта ярминкәләрдә катнашырга бал да калмый кайвакыт, ди ул. 

– Минем барлык документларым бар. Умартачылык паспорты, даими анализлар, ә быел бал кортлары хәтта чиплаштыру да узды. Өченче ел инде  республика умартачылар оешмасында торам, анда башка умартачылар  белән тәҗрибә уртаклашабыз, – дип тә өстәде.

Ул кешеләр, бигрәк тә яшьләр, конфет һәм шикәр урынына бал ашасын дип тели. Бу бит чын витаминнар хәзинәсе, табигый дару һәм тәмле чәй ризыгы. Умартачылык продуктларын аның өендә азык итеп кенә түгел, сәламәтлек өчен дә кулланалар. Мәсәлән, Эдуард Михеев үзе ясаган прополистагы спирт мазен буыннар авыртканда бик яхшы ярдәм итә, ди. 

Кыскасы, умарталар – Эдуард өчен хобби гына түгел, ә яшәү рәвеше. Ул аларны кадерләп, яратып тәрбияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев