Туңылҗада Тройсынны бәйрәм иттеләр
31 майда православие динен тотучылар Тройсын бәйрәмен билгеләп үтте.
Билгеле булганча, Тройсын керәшеннәрдә дини бәйрәм кысаларыннан чыгып, халык бәйрәменә әверелгән, ул Яфрак бәйрәме дип тә йөртелә. Тройсын элек районыбызның барлык керәшен авылларында билгеләп үтелсә, хәзерге вакытта кайберләрендә бәйрәм яңартылып, яңа төсмерләр алып үткәрелә. Быел да ул Туңылҗа, Федоровкада зурлап оештырылды. Әлеге бәйрәмне оештыруда Зәй керәшен җәмгыятенең роле зур булды.
Туңылҗа авылында Тройсын бәйрәменең үз төсмерләре сакланып, Сабантуйлардан бер дә ким булмыйча, халык, кунакларның актив катнашында зур күтәренкелек белән үтте. Тройсын ул - Туңылҗаның престол бәйрәме, элек-электән авыл халкы күмәкләп бәйрәм иткән.

Чарада район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, керәшен җәмгыяте рәисе Петр Минеев катнашып, халыкны бәйрәм белән котладылар.
Бәйрәмдә традиция буенча теләкләр әйтелеп каенга бүләкләр бәйләнде, төрле кызыклы уеннар, күмәк тамашалар, Тройсын түгәрәге оештырылды, җыр-биюләр тынмады. Шулай ук чарада район керәшен җәмгыяте оештырган “Яз мизгеләре” фотоконкурсына нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде. Ә фотоконкурста катаншучылар бик күп булды.

Фотоконкурс нәтиҗәләре буенча Владимир Уразайкинның “Храм фонында алмагач чәчәктә” фотосы беренче урынны алды. Анастасия Гурьянованың “Кошчыклар” һәм Зинаида Мартемьянованың “Кашкатау” фотолары – II, Светлана Васильеваның “Болытлар-парк” Людмила Барсукованың “Тузганаклар”, Светлана Чернованың “Күчмә капитал” эше III урынга лаек булды. Шулай ук кызыксындыру бүләкләре дә каралган иде.
Фотолар район керәшен җәмгыятеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев