Владимир Уразайкин туган авылы өчен янып яши
18 майда Керәшен Мәлеме авылында өмә үткәрелде. Авылда игелекле эшләр башкаручы Владимир Уразайкин 150 чәчәк үсентесе сатып алып, аларны Сарбай һәм Будрин чишмәләре, торгызылучы Изге Алла Анасының Покрау чиркәве биләмәләренә утырттылар.
Владимир Васильевичка бу эштә Геннадий һәм Елена Уразайкиннар, Надежда Давыдова ярдәм итте.
Моннан өч ел элек Владимир Уразайкин ташландык хәлгә килгән Сарбай чишмәсен өр-яңадан торгызды. Бу чишмә бүгенге көндә Мәлем авылының иң матур урынына әверелде. Авыл халкы бу чишмәдән чәйгә дип су ала, чөнки аның суы бик тәмле.
Владимир Уразайкин 17 яшендә авылдан чыгып киткән, Иске Зәйдә яши. Әмма туган авылы өчен борчылып, аны җанландыру өчен янып яши ул. Авылда чиркәүне төзекләндерүдә дә тырыш хезмәт куя. Юкка чыккан Сарбай чишмәсен табып, сазлык, таллык баскан урында бик матур ял итү урыны булдырган.
– Безнең авыл чишмәләргә бик бай. Көрәк белән кайда төртсәң дә, чишмә табарга була, дип әйтсәң дә, ялгыш булмас. Элек әлеге Сарбай чишмәсе яны гөрләп тора иде. Биредә авыл халкы җыелышып бергә ризык-лар пешереп бәйрәм итә иде. Мин бит бу чишмә суын эчеп үстем. Чишмә югалганын, таллар, сазлык астында калганын белгәч бик кайгырдым. Ничек булса да аны торгызу уе башымнан чыкмады, – дип сөйли Владимир Васильевич.
Бу чишмәне соңгы 30 елда караучы булмаган. Чишмәне торыгызу планы булуы турында авылдашларына әйткәч, аңа күпләр, йөрмә, таба алмыйсың барыбер, дигән.
Владимир Васильевич көрәк, балта алып, сазлык, талларны чистартып, чишмәне эзләүгә керешкән.
– Чишмәнең тибеп чыгуын күргәч, утырып еладым, – ди ул.
Табигатьне яраткан кеше шулай нечкә күңелле була ул.
Бүген биредә бик матур ял итү урыны булдырылган. Веранда корылган, анда зур өстәл куелган. Шашлык, пылау пешерер өчен мич тә бар. Чишмә суы көчле итеп ургылып ага. Ә аның челтер-челтер аккан тавышы колакларны иркәли... Әлеге чишмәнең суы шулкадәр тәмле һәм сихәтле. Тирә-ягын Владимир Уразайкин тырышлыгы белән утыртылган матур чәчәкләр бизи. Владимир Васильевич чәчәклекләрне таш белән уратып алган, матур итеп бизәгән. Хәтта бәдрәфкә кадәр бар монда. Булдырган шундый матурлыкны саклыйсы гына. Чәчәкләрне дә бу кызу көннәрдә су сибеп, тәрбияләп торырга кирәк. Бу эштә авылдашларының битараф булмавын, булдырган матурлыкны саклауларын тели ул.
Чит җирләргә киткән авылдашлар, туган авылларына кайткач, чишмә янына киләләр, изге суын татыйлар, биредә очрашулар үткәрәләр.
Чишмәгә халыкка йөрергә уңайлы булсын, авылдан урау юлдан йөрмәсеннәр өчен елга аша күпер дә салып куйган оста.
Владимир Васильевич тагын бер изге эш – Керәшен Мәлемендә купель булдыруда да тырыш хезмәт куйды. Алар бу эшне Илнур Шәйхетдинов белән бергә башкардылар. Купель янында Будрин чишмәсе ага.
– Бу чишмә минем ерак бабам фамилиясен йөртә: Будрин чишмәсе дип кереп киткән халык теленә. Чөнки ул бабамнарның бакча артында урнашкан, аны ул карап торган, – ди Владимир Васильевич.
Әлеге чишмә буена күл дә казытканнар. Күлдә балыклар йөзеп йөри. Биредә шулай ук бик матур ял урыны булдырыла.
Шулай ук авылда торгызылучы Изге Алла Анасының Покрау чиркәвендә дә күп эшләр Владимир Уразайкин көче белән башкарыла. Авылдашлары аңа бик рәхмәтле. Авылдан шундый кеше чыгу – мәлемлеләр өчен зур бәхет ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев