Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Шепкәлеләр дә актив яшәү рәвеше алып бара

Эшләрне барлау, алга планнары билгеләүгә багышланган җыен Имәнлебаш авылы мәдәният йортында үтте.Аның эшендә район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин катнашты.

Биредә дә халык җыены махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итүчеләргә аерым хөрмәт белдерүдән башланды. Шепкә авыл җирлегенә караган территориядәгеләр инде 602 маскировка челтәре үргән. 

«Безнең Югары Шепкә, Имәнлебаш авылында сетка үрүне башлап, оештырып йөрүче, үз артыннан башкаларны ияртүчеләр Гөлназ Шәмсетдинова һәм Диләрә Сафиуллина. Бүгенге көнгә Шепкә кызлары 602 сетка үрде, имәнлебашлар сетка үрү белән бергә, йон оекбашлар бәйләп фронтка җибәрә, 100 дән артык окоп шәмнәрен Фалис Гиләҗетдинов әзерләде. Асия Фарукшина коры ашлар өчен продукция әзерли. Имәнлебаштан Ильяс абый Сафиуллин белән Югары Шепкәдән Данияр Хәсәнов „За содействие СВО“ медале белән бүләкләнде. Алар –  даими ярдәм итүчеләр», — дип ассызыклады җирлек башлыгы Лилия Камалиева.

Югары Шепкә авыл җирлегенә 6 авыл керә. Алар — Югары Шепкә , Имәнлебаш, Кече Пәлчикәү, Иске Пәлчикәү, Самарсау, Кызыл Юл авыллары. Авыл җирлегендә дача хуҗалыклар белән 573 хуҗалык исәпләнә, шуларның 5 сендә крестьян-фермерлык эшчәнлеге алып барыла. 

Халыкның яшәү шартларын яхшырту максатында җирлек төрле программаларда катнаша. Узган ел республика бюджеты хисабына Иске Пәлчикәү авылында 19 эконом фонарь куелган. Шулай ук республиканың «Чиста су» програмаы буенча Югары Шепкәдә яңа су торбалары сузу башкарылды.

«Җирле бюджетны тулыландыруның мөһим ысулы булып үзара салым программасы тора. 2024 елда үзара салым 319 500сум күләмендә җыелды. Хөкүмәттән тулыландырылу хисабына Югары Шепкә авылында Үзәк урамга 140метр асфальт юл салынды, Имәнлебаш авылында да Үзәк урамга таш җәелде, Иске Пәлчикәүдә урам юлы өчен вак таш сатып алынды, Кече Пәлчикәүдә кое яны тәртипкә китерелде. 2025 елда да үзара салым программасы дәвам итә. Планлаштырылган эшләребез Югары Шепкә авылында Үзәк урамга асфальт юл салуны дәвам итү, Имәнлебашта Үзәк урамга вак таш җәю, Кече Пәлчикәүдә урам утларын карау, Иске Пәлчикәүдә тирә якны тәртипкә китерү», — дип хисап тотты Лилия Камалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев