Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Сәвәләйдә озак еллар бергә матур яшәүче парларны хөрмәтләделәр

Күптән түгел Сәвәләй авыл мәдәният йортына 25, 30, 40, 45, 50 ел бергә үрнәк, күркәм гомер итүче парлар җыелды.

Чара җылы һәм дулкынландыргыч атмосферада узды. Ул җыр-биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды.

Евгений һәм Лариса Рябовлар – көмеш,  Василий һәм Рәзинә Пляшевлар, Валентин белән Прасковья Рябовлар, Алексей белән Светлана Черновлар, Михаил һәм Мария Белышевлар – мәрҗән, Иван һәм Светлана Смирновлар, Валентин һәм Елена Смирновлар – рубин, Георгий белән Анна Фоминнар – сапфир, Михаил белән Анна Рябовлар, Владимир һәм Галина Рябовларны алтын туйлары белән котладылар.

Бәхетле парлар вальс биеделәр. Бу мизгелләрдә аларның нинди хисләр кичергәннәрен күз алдына китерү кыен түгел. Йөзләрендә елмаю балкыса да, ниндидер бер дулкынлану, шул ук вакытта барлык авырлыкларны җиңеп чыгып, шатлыкларга сөенеп, озак еллар иңгә-иң куеп гомер итүләре өчен горурлану сизелә иде.

Сәвәләй авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков тормыш иптәше Светлана белән бергә  35 ел гомер итәләр. Ул авылның хөрмәтле парларын шундый матур бәйрәмнәре белән котлап, теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев