Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Сармашбашта күршеләр дус яши

Минем күршеләрем – дөньяда иң якын кешеләр, ди Сармашбаштан Алсу Гыйниятуллина.

 

Күршең үзеңнән яхшы булсын, дигән әйтем бар безнең халыкта. Минем күршеләрем, Аллага шөкер, ярдәмләшеп яшиләр. Бүгенге күршеләрем – бик ачык, һәр кешегә ярдәм итәргә торучы олы йөрәкле кешеләр.

Нәзирә һәм Дамир Хәкимовлар, үзе дә инде олы яшьтә булуына карамастан һәр көн өчәр мәртәбә әниебезнең хәлен белүче Мөнзилә әби Җамалиева, аның килене Зөлфия  әниебезне кайнар мич ризыклары белән сыйлап торалар. Гөлнур апа Сәлахова иртә-кич тәмле ашлар кертә. Күршебез Нәзирә апа да җылы ашларын, тәмле сөтләрен күтәреп кереп җитә. Сабыр күршем Рая апа, тәмле телле күршебез Тәбрия апа, тырыш күршебез Римма Әхәтовна махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә нык ярдәм итәләр. Бәрелешләр бетеп, егетләребезнең исән-сау кайтуын телибез.
Күршемдә шундый киң күңелле, олы йөрәкле кешеләр яшәвенә мин бик сөенәм, әниемне шулай хөрмәтләгәннәре өчен изгелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын иде, дип телим.
6 августта күршеләребез белән капка төбендә бер утырып алдык. Җәйге матур көннәрнең яменә сокланып, бик күп хатирәләрне яңарттык, арабыздан киткән күршеләребезне искә алдык, дога булып барсын иде. Бәйрәмебезгә ямь өстәп күрше урамнан Ләлә апа, Нурия апа, Эльвира тәмлешкәләр пешереп килде. Кайнар коймаклар белән самовар чәйләре эчтек.
Матур җырлар җырлап, биеп рәхәтләнеп ял иттек. Алла боерса,  тагын очрашырга сүз куешып таралыштык.

Алсу Гыйниятуллина. Сармашбаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев