Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Поручик авыл җирлеге кече Ватанның хәзерге тарихын яза

Бүген Зәй районының 6 торак пунктын берләштергән Поручик авыл җирлегендә җирлек башлыклары катнашында семинар узды.

Район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә семинарда катнашучылар  социаль әһәмиятле объектларны карадылар, пленар утырышта территорияне үстерүнең төп мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Семинар Сәрәпәле авылыннан башланды. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә куелган һәйкәлне карадылар, авыл клубында маскировка челтәрләре үрүчеләр белән аралаштылар, кибет эше белән таныштылар һәм алма бакчасында булдылар. 

Семинарда катнашучылар игътибарын Җиңүнең 80 еллыгына һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлегенә багышлап утыртылган “Хәтер бакчасы”  җәлеп итте. Биредә бүгенге көндә өч авылда - Сәрәпәле, Поручик, Камышлыда шундый бакчалар ямь биреп утыра. Сәрәпәледә мәсәлән,  30 алмагач, 27 төп миләш белән шомырт утыртканнар. Камышлыда 33 алмагач, 39 төп миләш белән нарат үсентеләре тернәкләнеп килә. Боларга өстәп, җирлектә яшәүчеләр Поручик авылында булган алма бакчасын да яңартканнар,  биредә дә яшь алмагачлар инде беренче җимешләрен бирергә әзерләнә. 

“Бүгенге көндә җирлегебездә  680 кеше яши. Быел без җирлектә яшәүчеләр көче белән 100 гә якын җимеш агачы утырттык,  алар геройларга аталган истәлек булып киләчәк буыннарга калачак. Ватан сакчыларына багышланган мемориалларны төзекләндерү буенча да шактый эшләр башкарылды. Бөек Ватан сугышы геройларына 3 һәйкәл яңартылды,  Сәрәпәледә һәйкәл әйләнәсенә  яңа декоратив киртә куелды. Биредә үк ветераннар хөрмәтенә утыртылган өч исемле груша һәм алмагачлар пәйда булды”, - диде җирлек башлыгы Ильмира Ходжаева.

Җирлектә ватанпәрварлек көчле, Сәрәпәле авылы клубында 2025 елның 1 апреленнән махсус хәрби операциядә катнашучыларга  маскировка челтәрләре үрү оештырылган. Ә Поручикта хәрбиләр өчен үлән чәйләре әзерлиләр, ротангтан эшләнмәләр үрәләр. 

“Барысы да безне саклаучылар өчен, аз гына булса да ярдәмебез тиеп, тиз көннәрдә исән-сау әйләнеп кайтсыннар лачыннарыбыз”, - диделәр апалар район башлыгының хәл-әһвәл сорашуына каршы. 

Ә Поручик җирлегендә яңа спорт мәйданчыгын карадылар, ул биредә яшәүчеләргә сәламәт яшәү рәвеше алып баруны активлаштыру максатында махсус программа нигезендә урнаштырылды.  Разиф Кәримов исә баскетбол уенында үз осталыгын күрсәтеп, тиз генә уен тубын кәрзингә салды. Алга таба  гомуми белем бирү мәктәбендә һәм заманча тукталыш павильонында булдылар. 

Экскурсиядән соң семинарның рәсми өлеше башланды. Район башкарма комитетының  икътисад бүлеге башлыгы вазифасын башкаручы Гөлназ Мәрданшина  2025 елның беренче яртыеллыгында авыл җирлекләре эшчәнлегенә анализ ясады.

Поручик авыл җирлеге башлыгы Ильмира Ходжаева узган елга йомгак һәм агымдагы елга планнар белән уртаклашты.

- Поручик җирлегендә системалы эш баруын күрдек, биредә  патриотик юнәлеш тә,  төзекләндерү һәм социаль инициативалар да актив тормышка ашырыла.  Без мондый семинарларны юкка гына урыннарга чыгып уздырмыйбыз, бу  җирлекләр арасында тәҗрибә уртаклашу,  төп юнәлешләр буенча эшне көчәйтергә кирәклеген билгеләү,  файдалы мәгълүмат алу, җирлек башлыкларына  үз территорияләрендә гамәлгә кертергә мөмкин булган уңышлы тәҗрибәләрнең күрсәтмә мисалларын карау да булып тора, - диде район башлыгы семинарга йомгак ясап. 

Семинарда шулай ук гражданнарның үзара салым мәсьәләләре, ирекле янгын сүндерү командаларының эше һәм җирлекләрдәге оператив вәзгыять турында да фикер алыштылар.

Роза Илалтдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев