Петунияне гыйнвар азагыннан март башына кадәр чәчәргә була.
Кыйммәтле орлыкларны гыйнвардан ук үстерә башлыйлар. Бу язга кадәр үсентеләрне үрчетергә мөмкинлек бирәчәк. Чөнки петуния кыскартып кискән саен купшылана, тармаклана, ә киселгән ботаклары тиз тамырлана.
Петуния орлыгы вак, аны туфрак белән күмдерергә ярамый. Гадәти орлыкларны кар белән утырту – иң җайлы ысул. Контейнерга көпшәк туфрак тутырыгыз, өстенә 1-1,5 см кар салыгыз. Орлыкларны сибеп, пленка белән каплап, җылы урынга куегыз. Кар суы сеңеп, орлыкларны күмдерәчәк. Орлыклар тизрәк шытсын өчен +23...+25 градус җылылык кирәк. Петуния орлыгы 5-10 көндә тишелә. Чын яфрагы чыккач, сирәкләп күчерергә кирәк.
Гранулаланган (драже) орлыкларны пульверизатордан җылы су бөркеп, сак кына тышчасын йомшартып җибәрегез. Тышчасы катып китсә, орлык шыта алмаячак.
Нет комментариев