Пәнәчедә ел символы — Еланны ясаганнар
Югары Пәнәче авылында яшәүче Кариповлар ел да Яңа елны ел символын ясап каршылыйлар.
2025 ел символы Еланны коймалары буйлап урап кардан ясаганнар.
Яңа елга шәһәр, шулай ук авыллар да бизәлә. Уңган, оста куллылар матур сыннар ясый. Әнә Югары Пәнәчедә Кариповлар йорты каршында киләсе ел символы — Елан барлыкка килде.
«Хуҗа — Радик Карипов рәсем ясарга бик оста. Койма, капкаларына эленгән гирляндалар да авылга ямь биреп тора», — ди Югары Пәнәче мәдәният йорты җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев