Пәлчикәүдә “Кече авыл көне” узды
Кичә район мәдәният йорты хезмәткәрләре Югары Шепкә җирлегенә караган Кече һәм Иске Пәлчикәү авылларында “Кече авыл көне” уздырды.
“Үзенчәлекле бәйрәмнәр Зәй районының кече авылларында җәй дәвамында үткәрелә. Ул әлеге авылларда яшәүчеләрнең көндәлек тормышын бизәү, үзенчәлекле итүне күздә тотып оештырыла”, - ди автоклуб җитәкчесе Сирена Хөснетдинова.
Кече Пәлчикәү авылында 18 йортта 20 кеше яши. Әлеге авыл халкы җыр-моңга гашыйк. Мәдәният хезмәткәрләренә үзләре дә кушылып җырладылар, биеделәр дә.

Кечкенә генә Пәлчикәү авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы егет тә бар. Бәйрәм барышында Максимның әнисе Людмила Васильевнага батыр ул үстергән өчен рәхмәт әйтеп, бүләк тапшырдылар. Авылның иң өлкән кешесе Валентина Гаврилова белән 60 яшьлек юбилееен билгеләп үткән Ольга Кузьмина да хөрмәтләнеп, аларга иң матур җырларын бүләк итте мәдәният хезмәткәрләре.

Иске Пәлчикәүдә дә юбилейларын билгеләп үтүчеләрне, авылның иң өлкән кешеләрен котладылар. Капка төпләрен бик матур итеп бизәп, гөл-чәчәкләр үстерүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.
Ике авылда да Югары Шепкә җирлеге башлыгы Лилия Камалиева халыкка теләкләрен җиткерде.
- Бәйрәмдә авыл халкы күңел ачты, җырлады, биеде, уеннарда актив катнашты, - ди автоклуб җитәкчесе Сирена Хөснетдинова.
фотолар авыл җирлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев