Механизаторлык һөнәре кечкенәдән сеңгән аңа
Авыл хуҗалыгы тармагына хезмәт юлын багышлаган хөрмәтле механизаторларыбыз аерым игътибарга лаек.
Шуларның берсе – Бура-Киртә авылыннан Илдус Хисамиев. Аның хезмәт стажы әлеге тармакта 42 ел белән исәпләнә.
Илдус кече яшьтән тракторда эшләгән әтисенә утырып басу-кырларны иңнәргә ярата торган була. Бүген инде төп нигезендә гомер итүче 85 яшен тутырган Габбас абый улының үз һөнәр юлын сайлап лаеклы хезмәт юлын үтүенә сөенә. Димәк, әти кеше улына чын үрнәк булган.
“Без бит авыл малайлары әти янәшәсендә мазут, майга батып үскән балалар. Шуңа да механизаторлык һөнәре минем канга сеңгән иде. Ярты гасырга якын бу эштә булуыма үкенмим, кырларсыз яши алмыйм”,- ди Илдус Хисамиев.
Бүгенге көндә ул “Зәй” агрофирмасы “Кадер” җитештерү бүлегендә “Беларус” тракторы белән төрле эшләрне башкара. Язгы чәчү чорында махсус төягече белән чәчкечләргә орлык салу, көзен салам төяү, эскерт кую белән мәшгуль ул. Гомумән, авыл хуҗалыгында механизаторга ел әйләнәсе эш бетми, хезмәтеңне яратып эшлә генә.
Тормыш иптәше Эльмира да шактый вакыт сыер савучы булып эшләгән. Икесе дә авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куйган парлар бу эшнең никадәр авыр булуын да, физик хезмәттән соң кара-каршы утырып тәмле мәтрүшкә чәйләре эчүнең рәхәтен дә бик яхшы беләләр. Үз хуҗалыкларында да эшләре җитәрлек. Өч балалары (бер малай, ике кыз) хезмәт тәрбиясендә үсә. Хәзер Хисамиевлар 4 оныкның яраткан әби-бабасы.
“Эштән арып кайтканда оныклар йөгерешеп чыгып каршы алса, бөтен аруларым онытыла, юкка гына бала баласы балдан татлы, дими халык мәкале”, - дип көлә Илдус Хисамиев.
автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев