Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Мәрхәмәтле волонтер – канатлы дусларын коткара

Зәй районы Урта Баграж авылыннан алтын куллы һәм игелекле йөрәкле волонтер яралы кошларга дәва бирә, сәламәт тормыш рәвеше бүләк итә. Наталья Петрова үз йорты хуҗалыгында агуланган кошлар, яраланган, канатлары кайрылган бөркет, лачыннарны дәвалый.

Ул үзе ике бала анасы, Урта Баграж авылында гади авыл тормышы белән яши.  Көндәлек мәшәкатьләр, хуҗалык эшләре белән беррәттән кошлар тәрбияли, табигатьне ярата. Соңгы елларда  аңа ярдәм сорап бөтен республикадан киләләр. Ул кошларны коткару хезмәтен оештырган. Аңа урамнарда, юлларда, урманда зыян күргән  канатлыларны  китерәләр. Наталья аларны дәвалый, тәрбияли,  кайгырта, ә  ныгыгач, иреккә җибәрә.


"Мин үземнең һәр тәрбияләнүчем өчен бөтен йөрәгем белән янам.  Кош газапланганда, ничек ярдәм итәргә икәнен аңламаганда  йоклый алмыйм, тамагымнан ризык үтми, хәтта. Балалар һәм ирем инде минем "кошлар палатасына" төнге сәгать икедә дә чыгып китүемә күнектеләр", - ди Наталья.


Аның өендә кошлар өчен үзенчәлекле госпиталь. Волонтер авыру кошларны ветеринар табибка  күрсәтә, интернет челтәре аша башка шәһәрләрдәге орнитологлар белән киңәшләшә. Катлаулы булмаган операцияләрне (яраны ачарга, яраны тегәргә) ясарга  Наталья үзе  өйрәнгән. Ә катлаулы очракларда башка шәһәрләрдән хирурглар эзли.
Натальяның «клиентлары» арасында вак кошлар гына түгел, чын гигантлар да бар. 2025 елның февралендә лачынның табигатькә кайта алуы зур җиңү була Наталья өчен. Кош көчле агуланган булган, озак дәваланганнан соң, анализлар һәм тикшерүләрнең яхшы нәтиҗәләрен алгач, ул иреккә җибәрелгән.
Белешмә: 
Наталья Петрова берничә ел волонтерлык итү дәверендә йөздән артык кошка үз вакытында ярдәм итә алган. Аларның күбесе озак дәваланудан һәм тернәкләнүдән соң табигый яшәү тирәлегенә әйләнеп кайткан.
Әгәр дә сез тернәкләндерү үзәгенә ярдәм итәргә телисез икән яки җәрәхәтләнгән кош тапкансыз икән,  Натальяга социаль челтәрләр аша мөрәҗәгать итә аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев