Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Көз көне җиләкләрне эшкәртү кагыйдәләре

Бакчада үстерелүче виктория җиләкләрен җыеп, алардан кышка кайнатма һәм башка төрле ризыклар әзерләгәч, үсемлек турында онытырга да мөмкин кебек. Тик бу алай түгел, Зәебездә билгеле бакчачы Илнара Тимерханова белдерүенчә, көз көне җиләк үсентеләре аеруча игътибарга мохтаҗ.

Беренче чиратта җиләк төпләрен яхшылап карап чыгарга икән, саргайган, авыру яфракларны кисәргә.  Бөтен яфракларны да кыркып чыгарга ярамый. Чөнки алар җиләкне тукландырып торалар һәм җиләк төбен "җылы юрган" кебек кышкы салкыннардан саклыйлар.  Кисеп алынган яфракларны бакчада таратырга ярамый, аларны яндырырга кирәк, ди бакчачы. 

Аннары җиләк төпләрен тукландырырга кирәк. Моның өчен Илнара Тимерханова көл суы кулланырга киңәш итә. 10 литр суга 1 стакан көлне салып, тәүлек буе тотарга кирәк. Аннары шул суны һәр үсенте төбенә 400 мл сибеп чыгарга кирәк. Анда калий һәм фосфор  күп. 

Шулай ук җиләкләргә бордосс катнашмасы сибәргә була. Файдалы ашламаны инструкциясенә карап ясарга кирәк, нормасыннан арттырырга ярамый. 

Илнара Тимерханова җиләкне агротукыма астында үстерә. Бакчачы сөйләвенчә, аның өстенлекләре булган кебек, кимчелекләре дә бар. Агротукыма аша чүп үсми, җиләкләрне җыеп алуы уңайлы. Үсемлекне «тәрбияләве» күп вакытны сарыф итми. Тик менә аны җәйгәч, тишекләргә җиләкләрне утырту уңайсыз. Астына уңдырышлы туфрак та кертеп булмый. Бакчачы, мөмкин булса, тактадан биек түтәлләр ясарга киңәш итә. Аннан үсемлекләрне карарга, туфрак өстәргә, чүпләрен утарга да уңайлы, ди. 

Җиләк урынын ул 3 ел саен алмаштырырга киңәш итә. Үз бакчасында ул – Азия, Альба, Прими, Мальга, Мурано, Гигантелла кебек сортларны үстерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев