Кәүсәр Мансуров: Алмалыга яшәргә кайту өчен пенсиягә чыгуны көтеп алдым
Кәүсәр Мансуровның балачагы, яшьлек еллары Алмалының болыннары һәм кырлары арасында, аның гүзәл табигате йогынтысы астында үткән. Аның һәр почмагы бик кадерле аңа.
Аңа 67 яшь. Кәүсәр абый Чаллыда яшәгән һәм хезмәт куйган.
-Туган авылыма яшәргә кайту өчен лаеклы ялга чыгуымны түземсезләнеп көттем. Авылны яратам, эшем дә әйбәт иде. Мондый оҗмах почмагын тагын кайда күргәнегез бар! Карагыз әле бу матурлыкны! Авыл тыныч, табигате матур, - дип ул туган авылы турында яратып сөйли.
Гаиләдә алар җиде бала – биш малай, ике кыз үскән. Өч малай – Кәүсәр, Илдус, Идрис туган авылларын саклап яши хәзер.
-Яшәр өчен авылыбызда бөтен мөмкинлекләр бар, тик юлыбыз гына юк. Шуңа күрә авыл кешеләре шундый юлдан йөрү өчен “внедорожниклар” алып бетерде. Кышын машиналарыбызны Пәнәчедә калдырып, кар машиналары белән авылга кайтабыз. Иң зур хыялыбыз – авылга юл салу, - ди Кәүсәр абый.
Тормыш иптәше Рузилә – Аксар авылы кызы. Балаларының инде үз тормышлары. Алар әти-әниләре янына кайтып, булышып йөриләр. Төп йортны саклап яши алар, иске өйләрен сүтмичә, аның янына яңа йорт салып куйганнар. Умартачылык, бакчачылык белән шөгыльләнәләр.
Кәүсәр абыйны авылда “изобритатель” дип йөртәләр. Гидротаран насосы ярдәмендә елгадан электрсыз бакчасына су менгереп, бакчаларын елга суы белән сулыйлар.
Менә шулай туган авыллары өчен җан атып яши алар.
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев