Кадер авылында күңелле итеп, авылны ямьләп, Сабантуйга бүләк җыйдылар
Авыл һәм кеше

Кадер авылында күңелле итеп, авылны ямьләп, Сабантуйга бүләк җыйдылар

Кадерлеләр ил-көннәребез тыныч булсын дигән теләктә Сабантуйга бүләкләр чыгарды.

Сабантуй бәйрәменең матур гореф-гадәте булып алдан аңа бүләк җыю тора. Традицияләребезне саклау, яшь буынга җиткерү, халкыбызда бәйрәм рухы уяту йөзеннән Кадер авылында мәдәният хезмәткәрләре балалар белән бергә Сабантуйга бүләк җыйды.


- Ил-көннәребез тыныч булсын. Иген-икмәкләр мул булып уңсын, һәр барчабыз исән-сау булыйк. Балалар тәүфыйклы булып үссеннәр. Киләсе елларны күрергә насыйп булсын, - дип матур теләкләр җиткерә-җиткерә бүләкләр тапшырды Кадер авылы халкы.


Матур теләкләр белән тапшырылган, алдан әзерләп куйган бүләкләр Сабантуйда үз ияләрен табар.

Фотолар Кадер авылы мәдәният йортыннан.


Нет комментариев