Кабан-Бастрыктан Александра апа 90 яшендә дә кунакларны җырлап каршы алды
Кабан-Бастрык авылында яшәүче Александра Димитриевага 21 сентябрьдә 90 яшь тулды.
Хезмәт ветераны, III, II һәм I дәрәҗә Ана даны медальләренә ия Александра Николаевна бүгенге мул тормышка шатланып, дөньяларыбызның, илләребезнең имин булуын теләп яши.
Дөньяның ачысын-төчесен күп күргән сугыш чоры баласы, хезмәт ветераны Александра түти 90 яшендә дә мөлаемлыгын югалтмаган. Тормышта авырлыкларны күп күрергә туры килгән аңа. Сугыш башланганда нибары биш яшьтә була. 1939 елда әтисе Николайны ике елга вербовать итеп, Хабаровскидагы төзелешкә җибәрәләр. Ул туган авылына, гаиләсе, балалары янына әйләнеп кайта алмый, сугышның беренче көннәреннән үк Хабаровскидан фронтка китә. 1943 елның 5 июлендә Белгород өлкәсенең Прохоровка посёлогы янында барган канкойгыч сугышта, 36 яшьлек гвардия лейтенанты Николай Иванов батырларча һәлак була.
Тормыш алып бару, балалар үстерү — барысы да әниләре җилкәсенә төшә. Кечкенәдән көне-төне эштә булган әнисенең ничек тырышуын күреп үсә Александра, аңа һәрьяклап булышырга тырыша.
“Сугыш вакытындагы ачлыктан язын агуланган бөртек ашап үлүчеләр күп булды. Бигрәк тә узган ел көздән калган карабодай ашап. Мин үзем дә чак кына исән калдым. Кабып карагач, тәме баллы кебек тоелды. Ашыйм дигәндә генә, Александр дәдәм, үләсең бит, дип, калак белән табагымны алдымнан тартып алды. Без, балалар, дуңгыз, каз, бозау көтүенә чыктык. 18 яшькә кадәр бер тиен дә акча бирмәделәр бөтенләй бушка эшләдек. Кышлар бигрәк карлы-буранлы була, шуңа да кырда калган саламны китерер өчен, бил тиңентен яуган карны казырга кирәк туры килде. Яз көне авыр агач чәнешкә тартып, Чаллының элеватор тавына кадәр — турыга Зичәбаш авылы урманын чыгып, Борды авылы аша 35 чакрым ара үтеп, чәчүлек орлыгына — симәнәгә бара идек. Чаллыдан үлчәп җибәрәләр, кайткач та үлчәп алалар. Басуда орлыкларны, муенга тубал киеп, җиргә кул белән чәчәләр. Көз көне уңыш бер гектарга җидешәр центнер чыга”, - дип искә ала Александра түти яшьлегенә туры килгән авыр елларны.

Тормыш иптәше Иван гомер буе сарык, сыер көтүе көтә. Димитриевлар 37 ел тату гаилә булып яшиләр, тик тигез картаерга гына насыйп булмый: 58 яшендә Иван дәдәй авырудан вафат була. Гаиләдә җиде бала үсә.
“Аллага шөкер, балаларым барысы да үз гаиләләрен булдырып, матур тормыш алып баралар. Киленнәрем, кияүләрем дә тәртипле, акыллы булдылар. Өч кызым — Вера, Мария, Анна, үзебезнең Кабан-Бастрык егетләренә кияүгә чыктылар. Ә кызым Людмила, улларым Олег, Ринат үзләренә ярны күрше Дүрт-Мунчада таптылар. Сашам гына ерактанрак, Мамадыш ягыннан өйләнде, аларның да тормышлары бик яхшы", - дип үткән гомере йомгагын сүтә Александра түти.
Каенанасы Марина түти белән дә 27 ел бер түбә астында тату яшәгән Александра түти инде 33 ел килене Гөлбаһар һәм улы Ринат кадер-хөрмәтендә яши.

-Әни белән бик тату яшибез. Беркайчан да сүзгә килгәнебез булмады. Аның әле шулай безнең арада озын-озак гомер итүен телибез”, - ди килене Гөлбаһар.
Александра Николаевнаны юбилее белән котларга Дүрт-Мунча авыл җирлеге башлыгы Радик Ситдыйков, автоклуб хезмәткәрләре дә килде.

-Александра Николаевнаның урыны зур тырышлык белән булдырылган матур өйләренең түр башында. Бик матур җырлый, бәйрәмнәрдә сәхнәләрдә чыгыш ясаган. Үзен котларга килүчеләргә дә ул матур мәгънәле җырларын бүләк итте, - ди автоклуб җитәкчесе Сирена Хөснетдинова.
Фотолар автоклубтан.
Анастасия Шәймәрданова язмасын кулланып язылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев