Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Юрий Гыйльманов: «Җирлектә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча зур эш башкарыла»

Авыл җирлекләрендә халык җыеннары бара. Халык белән очрашуларда үткән елга нәтиҗә ясалып, агымдагы елга планнар билгеләнә, торак пунктларда хәл итәсе мөһим мәсьәләләр күтәрелә.

 Аксар җирлегендә узган җыенга халык бердәм, актив рәвештә җыелган иде.

Җыенда катнашучыларны район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин 2025 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2026 елга билгеләнгән бурычлар белән таныштырды.

Аксар җирлегенә 7 авыл керә, аларда 1605 кеше яши. Җирлек территориясендә 6 крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлек алып бара, 31 шәхси эшмәкәр теркәлгән. 

Әлеге җирлектән махсус хәрби операциягә Ватаныбыз иминлеген сакларга 42 егет киткән. Кызганыч, сугыш корбаннарсыз булмый. Тугыз егет хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган.

-Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтәсем килә. Җирлектә хәрбиләргә ярдәм итү буенча зур эш алып барыла. Перцовка халкы  токмач кисә, Аксарда маскировка челтәрләре үрәләр, окоп шәмнәре ясыйлар.  Иске Тәкмәк  халкы 1870 окоп шәме ясап, фронтка озатты. Өченче Бөгелдедән  Василий Уразайкин белән Владимир Жвакин хәрбиләргә ике генератор җибәрде. Икенче Бөгелдедә яшәүче Татьяна  Миронова һәм Валентина Касаткина хәрбиләргә җибәрү өчен тиз пешә торган ашлар, боткалар ясыйлар, - ди Аксар авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов.

Уллары, ирләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә төрле яклап ярдәм күрсәтелә. Кар чистарту, агачлар кисү, йорт биләмәсендәге үскән үләннәрне чабуда, утын китерүдә булышлык күрсәтелә.   Мәчеттә волонтерлар, махсус хәрби операциядә катнашучыларның ата-аналары өчен аш үткәрелгән.

Аксар  төп белем бирү мәктәбендә 27 укучы белем һәм тәрбия ала. “Бәхетле балачак” бакчасына 3 бала йөри.  

-Соңгы елларда республика  һәм үзара салым программалары буенча җирлегебездә күп эшләр башкарылды. 2026 елда урам юлларын, чишмәләрне, балалар мәйданчыкларын зиратларны төзекләндерү һәм башкалар планлаштырыла. Бездә тырыш, эш сөючән халык яши. Торак пунктны үстерү – уртак эшчәнлегебезнең нәтиҗәсе,  төп максатыбыз - халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрү, - ди Юрий Исмәгыйлович. 

Соңыннан бүләкләүләр дә булды. Махсус хәрби операция ветераны  Артур Терешинга җирлекне төзекләндерүдә актив катнашканы өчен Рәхмәт хаты тапшырылды.

Шулай ук Аксар чишмәсен төзекләндерүгә өлеш керткәннәре өчен Кираметдин Бәдретдинов, Әхмәт Гайфуллин да бүләкләнде. Авыл җирлеге тормышында актив катнашканы өчен Зөһрә Бәхтевәлиева, Гөлчәчәк Гыйлаева, Айнур Шәйхиев Мактау грамоталарына лаек булды. Махсус хәрби операция зонасына маскировка челтәрләре үрүчеләргә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге Рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев