Югары Пәнәчедән Миннәхмәт абый 63 ел йөк машинасы йөртүче булып эшләгән
1 октябрьдә 85 яше тулган Миннәхмәт Вәлиәхмәтов бүгенге көндә дә әле руль артында.
Миннәхмәт абый Югары Пәнәче авылында туып, шунда гомер иткән. Мәктәптә укыган вакытларда ук урып-җыю вакытында Рәис абый Хәйруллин белән авылдагы бердәнбер машинада грузчик булып эшлиләр. Шул этәргеч ясаганмы, Миннәхмәттә шофер булу теләге туа. 1961 елның көзендә колхоздан юллама алып, җәяү Мамадышка – автомәктәпкә юл тота. Тугыз ай укып, кулга права алгач, авылга кайта. Колхозда эшли башлаганчы, авылдагы тагын ике егет белән чирәм җирләргә китәләр. Анда бер сезон эшләп, кышка авылга кайталар. Техникадан башка Миннәхмәт абыйның тагын бер яраткан шөгыле бар: ул - гармунда уйнау.
Кечкенәдән гармунда уйнарга өйрәнә. Музыкага сәләт улларына һәм оныкларына да күчкән.
Чирәм җирләрдә эшләп, үзенә костюм-чалбар белән баян да алып кайта. Язмышы авылга бәйләнгән булгандыр инде, колхозның ГАЗ-93 самосвал машинасы авариягә очрый һәм Миннәхмәт абыйга шул машинаны бирәләр. Бер ай буе колхозда машина ремонтлый. Ул вакытларда запчастьләр юк, РТСта эшләгән туган абыйсы Мансур ярдәмендә кышкы салкыннарда машинаны эшләтеп җибәрә. Бер елдан соң, Чаллыда сатучы булып эшләүче, үзебезнең авыл кызы Нурия апага өйләнеп, гаилә корып җибәрәләр.

Миннәхмәт абый колхозда сыер савучыларны, җәйге лагерьга озак еллар автобус белән йөртте. Руль артында 1- класслы машина йөртүче булды. Корылык елларында, Казахстан далаларына барып, салам әзерләүләр, аны тимер-юл вагоннарына төяп, алып кайтулар...- болар үзе бер тарих. Күп тапкырлар колхозның алдынгы машина йөртүчесе, 2 тапкыр район буенча алдынгы машина йөртүчесе исемен алып, колхоз таралганчы шунда эшләде.

Нурия апа белән бергәләшеп 3 балага - Илдар, Айдар, Лилиягә төпле тәрбия бирделәр. Эшкә өйрәтеп үстерделәр. Заман белән бергә атлый Миннәхмәт абый. 63 ел буе йөк машинасын йөртә, бүгенге көндә дә руль артында. Улы
Айдар һәм килене Эльмира, оныклар карамагында авылда яши.
Миннәхмәт абыйга Аллаһ Тәгалә биргән гомерен бәхеттә, шатлыкта, 7 онык, 4 оныкчыкка сөенеп, картаймыйча, хәрәкәттә бәрәкәт дип, яраткан эше "шофер" булып, әле тагын да сөенеп яшәргә язсын!
Наил Җиһаншин.
Фотолар гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев