Югары Пәнәчедә Дамирә Шәрифуллина музей оештырды
Югары Пәнәче авылының мәчет бинасындагы музей бүлмәсе - чын мәгънәсендә тарих, истәлекләр һәм хатирәләр җыелмасы.
Авыл тарихын, үткәнне киләчәк белән тоташтыручы күпер ул - музей.
Ольга апа Хәмитова иске бинаның бүлмәсен җиренә җиткереп ремонтлады. Дамирә апа Шәрифуллина кечкенә бүлмәгә җан өреп, тарихны торгызды. Биредә нинди генә экспонатлар юк! Һәр тарихи ядкарьнең үз үткәне, язмышы.

Экспонатлар дөрес һәм күркәм итеп урнаштырылган. Иске акчалар, тегү машинасы, самавыр, эш кораллары, көнкүреш техникасы, бала арбасы, сугыштан килгән хатлар, иске китапларны күз карасыдай саклый Дамирә апа. “Туганнарым да экспонатлар җыюда ярдәм итте. Алга таба да экспонатлар туплау эшен дәвам итәсем килә. Яшь буын әби-бабалары көнкүрештә кулланган техника, савыт-сабаны белсен дип тырышам”, - ди Дамирә апа.
Зур тарихны бөртекләп җыеп, тарихны кайтаруы өчен Дамирә апага зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Илһамия Гарифуллина, Югары Пәнәче авылы мәдәният йорты җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев