Югары Пәнәчедә балалар мунча себеркесе бәйләргә өйрәнделәр
Югары Пәнәче мәдәният йорты каршында балалар белән хуш исле мунча себеркеләре бәйләделәр.
"Без - табигать балалары" дигән кичә төрле яшьтәге балалар белән күңелле һәм файдалы үтте. Алдан каен, имән ботаклары, сары мәтрүшкәләр җыеп әзерләп куелды. Балаларга мунча себеркесенең файдасы турында мәгълүмат бирелде. Һәр үләннең файдалы, җыю, киптерү төрләре дә игътибарга алынды.
Каен себеркесен июньнең 20сеннән июль уртасына кәдәр әзерләү яхшы. Каен ботакларын коры көнне төшкә кадәр, чык кипкәч кисәргә кирәк.
Имән себеркесен июнь-август айларында куе булып үскән дымлы имәнлекләрдә әзерлиләр.
Чия һәм карлыган себеркеләрен июль уртасына кадәр әзерләргә киңәш ителә. Яфраклар үсеп җитәргә, шул ук вакытта чагыштырмача яшь тә булырга тиеш.
Кычыткан себеркесе дә бик файдалы, аны елның теләсә кайсы вакытында, әмма коры көннәрдә бәйлиләр.
Мунча себеркесен әзерләү өчен, олы юллардан ераграк урнашкан урыннарны сайлагыз. Яфракларга игътибар белән карагыз: алар тигез яшел төстә булырга тиеш. Яфракларга зыян килгән, таплы, куныклы икән, димәк, алар мунча себеркесе өчен яраксыз.
Кисеп алынган каен ботакларыннан шундук мунча себеркесе бәйләргә киңәш ителми. Яфраклар бераз шиңеп китсен өчен, ботакларны берничә көн караңгы урында тотыгыз.
БӘЙЛӘҮ
– Мунча себеркесе бәйләү өчен, гадәттә, 5-8 ботак алына. Әгәр ботаклар нечкә булса, бер юанрагын сайлап, аңа башкаларын кушыгыз.
– Төрле агач ботакларын кушып бәйләргә була. Каен ботакларын, мәсәлән, миләш, юкә, зирекнеке белән бәйләү яхшы.
– Юан ботакларны эчтә калдырыгыз, ә алар тирәсенә бөгелгән ягын эчкә каратып, нечкәрәкләрен тезегез. Андый себерке белән берничә тапкыр мунча керергә була.
– Ботакларның очы бер тигезлектә, ә себерке үзе тыгыз булырга тиеш.
– Аскы яктагы ботакларны чистартыгыз да тукыма тасма яисә юан бау белән бәйләгез.
САКЛАУ
– Себеркеләрне үтәли җил йөри торган бүлмәдә, кояш нурлары төшмәслек итеп бауга элеп куеп саклагыз.
– Мунча себеркесе кибеп китсә, чабыныр алдыннан аңа 2-3 тапкыр яңа кайнап чыккан су сибегез, аннары 10-15 минут кайнар суда тотыгыз.
Балаларга файдалы киңәшләр бирелде. Җәйге яллар истәлекле көннәргә бай булсын, балалар күңелендә әлеге очрашулар озак сакланыр дип уйлыйбыз.
Илһамия Гарифуллина, мәдәният йорты директоры.
Фото мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев