Югары Пәнәчедә Әниләр көне уңаеннан матур чара узды
Югары Пәнәче мәдәният йортында Әниләр көненә багышлап «Әниемнең җылы кочагы» дип исемләнгән кичә уздырылды.
Имәнлебаш һәм Шепкә авылы мәдәният йортлары хезмәткәрләре катнашуы кичәне тагын да эчтәлеклерәк итте.
"Гаилә-2024" район фестивалендә катнашкан пәнәчелеләр Рамис һәм Рита Альмеевлар чарага чакырылды. Имәнлебаш авылыннан Илгиз- Энҗе Әхмәтҗановлар һәм Альмеевлар гаиләсе көч сынашты.
"Бәйрәм кичәсен Югары Пәнәче җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров ачып, Әниләр көне уңаеннан җылы тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Гаилә презентацияләре, кызыклы уеннар, нәфис сүз, җырлы бәйгеләрне тамашачы рәхәтләнеп карады, алкышларга күмде. Альмеевлар гаиләсе - авылыбыз бизәге, йөзек кашлары. Тырыш һәм бердәм, тату алар. Ике бала: Эльвира һәм Динарга төпле тәрбия, ныклы белем-тәҗрибә биргән ата-ана. Нәсел җепләре дә нык. Һәр буын хөрмәт һәм ихтирамга лаек. Һәр эшне җиренә җиткереп, яратып эшләүләре балаларында, килен һәм кияүләрендә дә чагылыш таба. Гаилә башлыгы Рамис абый Альмеев - җир кешесе. Һәр бөртек кадерле аңа. Җир эшенең бөтен нечкәлекләрен улы Динар һәм кияве Рамилгә төшендерә.
Чәчәкләр патшабикәсе Рита апа Альмеева - матурлык, гүзәллек чыганагы. Күңеле дә чәчәкләр кебек матур аның. Һәр төр чәчәкнең үз холкы, үз үстерү алымнары. Ишегалды, бакча, капка алдында нинди генә чәчәк төрләре үсми. Тирә-якка нур чәчүче чәчәкләр яныннан битараф кына узып китүче юк, фотога төшеп, ял итеп, хозурланып китәләр.
Имәнлебаш мәдәният йорты кунаклары Энҗе апа, Илгиз абый Әхмәтҗановлар гаиләсе дә зур ихтирамга, хөрмәткә лаек. Татарстан Республикасының Зәй районы буенча "Ак калфак" хатын - кызлар берләшмәсе җитәкчесе Энҗе апа - милләт сагында торучы, милләтебез традицияләренең иң матур үрнәкләрен халыкка тәкъдим итүче җитәкче. Озак еллар әлеге оешмада эшләве дә зур рәхмәткә лаек. Мәдәният йортында 35 елдан артык хезмәт куючы Энҗе апаның һәр эше үрнәк, халык мәхәббәтен яуларлык энҗе бөртекләренә тиң. Чиккән алъяпкыч, мендәр тышлары, кулъяулык, сөлгеләре һәр мәдәни чараның милли бизәкләре.
Районкүләм һәм чит төбәкләрдә үткәрелгән Сабантуй бәйрәмнәрендә Энҗе апаның кул эшләнмәләре бәйрәм күрке булып тора. Халыкка тәкъдим ителгән һәр мәдәни чарасы үрнәк аларның.
Гаиләдә дә уңган хуҗабикә һәр эшкә җитешә, мал-туар, кош-корт, бакча эшләрен яратып, җиренә җиткереп башкара. Өч балага төпле тәрбия, белем биргән ата-ана зур рәхмәткә, хөрмәткә лаек. Хезмәтне яратып үскән балалар тормышта югалмый, үз юлларын таба. Уллары кош-корт асрап, тирә-якка үрдәк, тавык, каз үстереп сата. Чит төбәкләрдән килеп алучылар да гаиләнең тырышлыгын яхшы бәяли.
Илгиз абый Әхмәтҗанов - җир һәм җыр кешесе. Җир эшенең бөтен нечкәлекләрен белән кеше, мәдәният дөньясының да алыштыргысыз гармунчысы. Үрнәк әти тәрбиясен балалар күреп үсә. Ата-ана хакын олылаучы, савапка ия ата кеше әле өйләнгәнче үк, алты ай урын өстендә яткан әнисен тәрбияләп озата. Чарабызда әниләрне искә алып сөйләгәндә һәр тамашачы, катнашучы зур дулкынлану кичерде. Яшьләнгән күзләр әниләргә булган рәхмәт хисләре белән тулы иде.
Шепкә мәдәният йортыннан килгән хезмәттәшләребез - Гөлсинә апа Гыйлаева һәм Рамилә апа Зиатдинова дә бәйрәм чарасында актив катнашты. Биремнәрне дә кызыклы итеп башкарды алар", - ди мәдәният йорты директоры Илһамия Гарифуллина.
Чараны "Сердәшләр" төркеме апалары башкарган җырлар ямьле һәм күркәм итте. Шигъри җанлы Гөлшат апа Михайлова матур шигырен тамашачыларга тәкъдим итте.
Әниләр көне уңаеннан үткәрелгән чарада ир-атларга биремнәр күбрәк булды. Таба коймак та "пешерде" , юылган керләрне дә "урнаштырды" , "балык" тотарга җитеште алар. Гаилә белән кызыклы сорау - биремнәрне дә җиренә җиткереп үтәделәр.
Тамашачыларга да уеннар әзерләнгән иде. Җырлы биремнәрне яратып, бергәләшеп башкарды алар.
Кызыклы скетчларны тамашачы игътибарына Эльмира һәм Гөлия Шакировалар тәкъдим иттеләр. Тапкыр телле кызлар үз рольләрен тулысы белән ачты.
Кичәдә "Сердәшләр" ансамле апаларына һәм катнашучыларга диплом һәм ярәхмәт хатлары да тапшырылды.
Илдус абый Хөсәенов бәйрәмдә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерде. Челтәр үрүчеләр эшен дә зурлап бәяләде.
"Чәй өстәле бәйрәмдә катнашучыларны үз янына җыйды. Гаилә, тәрбия, балалар, илебез киләчәге турында да фикерләшеп, әңгәмә кордык. Килгән кунаклардан рәхмәт сүзләре уртак эшебез нәтиҗәсе булды",- ди Илһамия Рәисовна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев