Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Югары Пәнәче авылы китапханәсенең үз тарихы бар

Югары Пәнәче авылы китапханәсе тарихы белән Дамирә Шәрифуллина таныштыра.

 Революциягә кадәр авыл балаларына мәчеттә дин белеме биргәннәр. Шунда беренче китап белән танышканнар. Ә тарих битләренә күз салсак, авылда китап­лар белән танышу “кызыл почмак”, “уку йортларыннан” башланган. 1920 елларда Пәнәче авылында клуб булмаганлыктан,  “мәктәп”тә (мәктәп кемнең йорты зуррак, шунда укыганнар) авыл яшьләрен җыйнап, әдәби кичә (“вечер”) ясый торган булалар. Анда берәр темага доклад сөйләгәч, шул заманның җырларын җырлап,  Габдулла Тукай һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләрен укып, әйлән-бәйлән уйный торган булалар.

Авыл мәчетен мәктәп иткәч, анда китапханә ачалар. Китапханәдә укытучы Рәхимова Җәмилә апа эшли. Ул бер үк вакытта балалар  укыта һәм китапханәче булып та хезмәт куя.

Авылда клуб барлыкка килгәч, Хәйруллина Оркыя апа клуб мөдире булып та һәм китапханәдә дә эшли. Китапханәнең аерым бүлмәсе булмый.

1950–1960 елларда китапханә Урта Пәнәче авылына күчә. Анда Красильникова  Софья  китапханәче була.   

1968-1969 елларда китапханәдә эшләргә 18 яшьлек  Вәлиәхмәтова Илүсә килә. Җәй көннәрендә авылга җәяү кайтып йөри, ә кыш көннәрендә Кашапова Александра апада торып эшли. Ул вакытларда Урта Пәнәче авылында клуб булмый. Эш сәгате иртәнге тугыздан кичке бишкә кадәр булса да, кайвакытларда төнгә кадәр утырырга туры килә. Эшне бетереп кайтыр вакыт җиткәч, клуб булмаганлыктан, китапханәгә  яшьләр  кереп тула, төне буе шуларны саклап утыра.

Шунлыктан, Илүсә апа көн саен иртәнге сәгать биш тулганчы нәрәткә ферма өенә килеп, бригадирдан авылда клуб җиткерү турында үтенә. Көндә шулай йөри-йөри  клуб төзетергә ирешә.

Авылда клубны төзеп бетергәндә, Илүсә апаны Алабуга шәһәренә белем күтәрү курсларына укырга җибәрәләр, чөнки ул унынчы сыйныфны гына бетергән була. Укудан кайтуына, Урта Пәнәче яшьләре китапханәнең тәрәзәләрен ватып, китапларны пычракка атып бәргәннәр. Шуннан соң авыл Советына барып, китапханәне зуррак авылга – Югары Пәнәчегә күчерүләрен сорый. Тракторчы Галиев Фәтхулла абый белән барлык китапларны трактор белән Югары Пәнәчегә күчерәләр.

  Шул елларда Югары Пәнәче авылында яңа клуб җиткерелә. Клубның кечкенә бүлмәсен китапханә итәләр.

Ул заманда атнаның ике көне политинформация – сәяси мәгълүмат көне булырга тиеш була. Алдан белдерү язып, авыл халкын клубка җыеп (күпчелек ир-атлар), илдә булган вакыйгалар белән таныштыру, газета укулар оештыралар. Шулай ук, яз–көз көннәрендә мәҗбүриләп колхоз басуларына тракторчылар янына җибәрә торган булалар. Китапханәче ерак басуда эшләүче тракторчы янына җәяү барып, басуда эшләп йөргән тракторнымы, комбайннымы туктатып, илдәге яңалыклар белән таныштырырга тиеш була. Шулай ук клубта яшьләр белән очрашулар оештырып, концерт, спектакльләр куялар. Концерт, спектакльләр белән төрле һава торышында машина арбасына төялеп, күрше–тирә авылларга күрсәтеп йөриләр.  

Теш порошогын су белән бутап, кисточка белән кызыл материяга  язып, клуб, авыл Советы тирәсенә бәйрәм вакытларында лозунг элергә тиеш булалар. Ул әйберләрне барысын да үз акчаңа сатып алырга кирәк.

Илүсә апа эштән киткәч, 1970 елдан 1979 елга кадәр Гатина Илзирә   китапханәдә эшли. Ул урта махсус китапханә белемле. Яхшы хезмәте өчен 1973 елны Мәдәният министрлыгының күкрәк билгесен бирәләр. Илзирә апа атна саен политинформация көннәрендә халык белән массакүләм укулар  үткәрә, көн саен диярлек колхозчыларның эш күрсәткечләрен күрсәтеп, кирәк булса, “Чаян” газетасын чыгарып тора.

Еш кына укучы балалар белән, мәсәлән, берсендә Казаннан килгән  корреспондентны каршыларга, кызыл флаг, барабаннар кагып, быргы кычкыртып, самосвал машинасына төялеп, басуга тракторчылар янына  баралар. Анда колхозчыларга шигырь сөйләп, җырлар җырлап концерт куялар. Мондый чыгышлар еш булгалый. Фермага сыер савучылар, бозау караучылар янына төшерәләр.

“Шулай ук укучылар белән күрше Кадер авылына барып, радио – газета ясый идек. Микрофоннан 11 авылга концерт куябыз, укытучы Ләбибә апа баянда уйный, Мария апа Шакирова җырлый, балалар шигырь сөйли иде”,- дип искә ала Илзирә апа.

Бүгенге көндә Югары Пәнәче авылы китапханәсендә Гәрәева Гөлгенә эшли. Аның турында -ул үз эшенең остасы  дип әйтәсем килә. Гөлгенә бик матур итеп шигырьләр укый, өлкәннәр,  балалар белән эчтәлекле мастер-класслар, кул эшләре, төрле кичәләр үткәрә.

 Районыбыз китапханәчеләренә ныклы сәламәтлек, матур әдәбиятны таратуда, халыкның рухи үсешен тәэмин итүдә уңышлар, китапханәче һөнәренә тугры калып, халыкка армый-талмый хезмәт итүләрен телим.

Дамирә Шәрифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев