Югары Мәлемдә тау битендәге язуны яңарттылар
“Яшә, авыл! Яшә, болын! Яшә, һава! Яшәсәгез, без дә яшәрбез!”
Югары Мәлем халкының девизы бу!
Бу көннәрдә Югары Мәлем тау битендәге “Яшә, авыл!” дигән язу яңартылды.
Мәктәп коллективы һәм укучылар матур традицияне дәвам итеп, әлеге эшкә алынды.

Әлеге язу хәзер ерактан күренеп, Югары Мәлем авылына гына хас язу икәнлекне белгертеп тора, бу авылның үзенчәлеге. Ел саен язудагы ташларны агартып торгач, авыл тагын да матураеп китә.
-Бу сүзләр туган җиргә мәхәббәтне чагылдыра. Бу безнең өчен гади генә чистарту түгел, ә үз тамырларыбызга хөрмәт һәм барлык авылдашларга үрнәк, - ди мәлемлеләр.
Фотолар авыл җирлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев