Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Җирлек җитәкчесе – зур гаилә башлыгы ул

Радик Ситдыйков Дүрт-Мунча авыл җирлеге башлыгы булып 22 ел эшли. Бу вазифаның никадәр җаваплы, мәшәкатьле икәнен белмәгән кеше юктыр. Су кертү, юлларның торышы, чүп түгү, урамнардагы тәртип һәм чисталык – барлык бу мәсьәләләрне авыл җирлеге башлыгы хәл итәргә тиеш.

Җирлекләрендәге һәр кеше язмышы өчен борчылып, кулыннан килгән кадәр ярдәм итәргә тырышып яши ул. Әлеге кешелеклелек сыйфатлары аның канына балачактан ук салынган.
Радик  Тәкъсинович гади колхозчы  гаиләсендә икенче бала булып Дүрт-Мунча авылында дөньяга килә. Әнисе Газизә апа гомер буе терлекчелектә, Тәкъсин абый механизатор булып эшли. 84 яшьлек Газизә апа бүгенге көндә улы, ике кызының тормышта үз урыннарын табуына, халыкка хезмәт итүләренә сөенеп ипле генә гомер итә.  Ситдыйковлар – Дүрт-Мунчаның үрнәк гаиләсе. Әти-әниләре барлык балаларына да белем бирергә тырыша. Гаиләдәге олы кыз – Хәния апа бүгенге көндә  лаеклы ялда. Ә Эльмира  Тәкъсиновна – Чаллының В. Потяшов исемендәге техник көллият директоры. Күп еллар педагогика университетында укыткан, фәннәр кандидаты.
Бу көннәрдә Ситдыйковларның кайгылы көннәре: Хәния апаның улы Нәфис Шакиров махсус хәрби операциядә Ватаныбыз иминлеген саклап, батырларча һәлак булган.  11 мартта аны Куш-Елгада җирләделәр. 
Радик Тәкъсинович мәктәпне тәмамлагач, туган авылында механизатор булып эшли башлый. Армия сафларыннан егет ныклап туган авылында төпләнергә карар кылып кайта: “Игенче” колхозында  механик булып хезмәт куя, колхозның комсомол оешмасын җитәкли, партоешма секретаре булып эшли. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының агрономнар әзерли торган бүлегенә читтән торып укырга кереп, кызыл дипломга тәмамлый. Тырыш егетне тиз күреп алалар. 1992 елда инде аны “Игенче” колхозы рәисе урынбасары итеп билгелиләр. Оештыру, башкаларны үз артыннан ияртә алу сәләте хезмәтендә нык ярдәм итә. Кешеләрне эшкә тарту авыр булмый аңа. Шуның өчен дә  эш нәтиҗәләре күзгә күренеп яхшыра. 1993 елда колхозның баш агрономы, ә биш елдан колхоз рәисе итеп билгелиләр. 
Радик Тәкъcиновичның   Дүрт-Мунча авыл җирлеге башлыгы булып эшли башлавына да 22 ел үткән.  Авыл җирлеге башлыгының мәшәкатьләрен санап бетерә торган түгел, шулай да иң мөһиме –көнкүреш проблемаларын хәл итү. Ул һәрвакыт авылдашларының тормыш дәрәҗәсен күтәрергә, килеп туган проблемаларны вакытында хәл итәргә тырыша. Авылдашлары да аны яхшы аңлап, һәр башлангычында ярдәм итәләр.
22 ел бер урында эшләү өчен, әлбәттә, җан тынычлыгы, гаиләңнең сине аңлавы да кирәктер. Бу яктан Радик абый бик бәхетле. Тормыш иптәше Тәкыя Мисхәтовна белән  алар бер-берсен кечкенәдән беләләр, күршеләр булалар.  Әлеге күркәм гаиләдә ике бала үсте. Инде аларның һәрберсенең үз гаиләсе, яраткан эше бар. Тәкыя Мисхәтовна күп еллар Кабан-Бастрык мәктәбе директоры булып эшләде, хәзер Түбән Биш мәктәбендә директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары. Кызлары Рафия – Тукай районы мәгариф идарәсендә методист, уллары Рафик фәнни үзәктә мастер булып эшли. Әби белән бабай дүрт оныкка куанып яшиләр бүген.

 
– Аллага шөкер, тормышымнан канәгать. Янымда җәмәгатем – Тәкыя, балаларым, оныкларым бар. Әнием исән-сау. Алар – минем терәгем. Бүгенге көндә иң зур теләгебез – махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде. Безнең җирлектән дә 12 егет махсус хәрби операциядә катнаша, – ди Радик Тәкъсинович.


Авыл халкының яшәеше, көнкүреше, һәр гаиләдәгечә, гаилә башлыгыннан тора, ә Радик Ситдыйков – нәкъ шундый олы йөрәкле зур гаилә башлыгы. Бәхетен читтә түгел, туган җирендә тапкан ул. Үтелгән гомер юлы матур эш күрсәткечләре белән бизәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев