Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Имәнлебашта яран гөл бәйрәме узды

Имәнлебаш мәдәният йортында яңа иҗат сезоны ачылу уңаеннан “Тәрәз төбем саен яран гөл” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе оештырылды.

Татар халкы элек-электән тәрәз төпләрен яран гөлләр белән бизәгән. Бу гөлләр һәр йортка ямь өстәгән, күңелгә тынычлык биргән, хуҗабикәләрнең уңганлыгын да күрсәткән. Менә шул борынгы матур традицияне искә алып, Имәнлебаш мәдәният йортында “Тәрәз төбем саен яран гөл” дип исемләнгән  очрашу оештырылды.


“Гөл диюгә, әнкәйнең ап-ак пәрдәле, берсеннән-берсе купшырак яраннар үсеп утырган тәрәзәсе хәтергә төшә. Ничек үстереп бетергәндер ул аларны... Бик тә ярата иде шул гөлләрне. Аның күңел җылысын тойгандай, гөлләре дә һәрвакыт шау чәчәктә утырырлар иде. Килгән-киткән кешене дә шул яраннар арасыннан карап каршы ала иде. Үзе дә, гөлләре дә кешеләргә елмаеп яшәде. Авылыбызда да яратып гөлләр үстерүчеләр күп. Мәдәният йортыбызның тәрәзә төпләрендә берсеннән-берсе матур купшы 20 төрдән артык яран гөлләре үсә”, - ди мәдәният йорты җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова.

Имәнлебаштан гөлләр, чәчәкләр үстерергә яратучы Гүзәлия Вәлиева кунакларга яран гөлләр бүләк итте.

Чарада катнашучылар яран гөлләренең төрләре һәм аларны тәрбияләү серләре белән танышты.

Фотолар мәдәният йортыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев