Имәнлебашта бердәм халык яши
Имәнлебаш авылы халкы үтенече буенча язам бу хатны.
Безнең Имәнлебаш авылы халкы үзенең бердәмлеге, оешканлыгы белән аерылып тора. Нинди генә эшкә тотынсалар да, җыелышалар да ялт итеп эшләп тә куялар. Күптән түгел генә зират коймасын күчереп, зиратны зурайттылар. Авылыбызның игелекле иганәчесе Ринат Ханов ярдәме белән эшне уңышлы гына башкардылар. Ринат Хәнифович һәрвакыт авылга ярдәмен күрсәтеп тора, матди ярдәменнән ташламый. Бу эштә Шепкә егете Фаил Ибраһимовның да ярдәме зур булды. Ул да – безнең төп булышчыларыбызның берсе.
Шулай ук Илнар Әхмәтҗанов турында да авылдашлар бик яхшы фикердә. “Кыш буе авылның юлларын, зират юлларын даими чистартып тора. Кайчан гына мөрәҗәгать итсәң дә, бервакытта да кире какмый. Аллаһының рәхмәтләре яусын”, - дип үз фикерен белдерде авылның хәзрәте Бари ага Нәҗмиев.
Авыл Сабантуен уздыруда да Илнар зур булышлык күрсәтте. Мәйданга ут үткәрүдә ярдәм итте. Бар җыелган халыкны бушлай тәмле пылау белән сыйлаучы да Илнар. Тирә-юньдәге авыл халкын бик яхшы итеп үстергән бройлер тавыклары белән дә тәэмин итеп тора ул.
Зират та чип-чиста. Сөйләшәләр дә, дистәгә якын ир-егетләр чапкычлары белән бар территорияне ялт итеп куялар.
Бу эшләрнең башында хөрмәтле Бари ага Нәҗмиев тора. Габделбәр Салаватов белән берлектә һәр эшне оештырып йөриләр.
Алга таба да һәр эшегездә уңышлар юлдаш булсын, сәламәт булыгыз!
Разилә Салаватова.
автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев