Икенче һәм Өченче Бөгелдедә Яңа ел тамашасы узды
Авыл һәм кеше

Икенче һәм Өченче Бөгелдедә Яңа ел тамашасы узды

Икенче һәм Өченче Бөгелдедә яшәүчеләр Мирный бистәсе мәдәният йорты хезмәткәрләренә күңелле итеп Яңа ел тамашасы үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерә.

 

-Авылыбызда күптәннән мондый бәйрәмнең оештырылганы юк иде. Бәйрәм авыл урамнары буйлап баянга яңа ел җырларын кушылып җырлаудан башланды. Халык Яңа ел чыршысы янына җыелгач, "Ирония избы или с нелегким паром" сәхнәләштерелгән тамашасы башланып китте. Төрле кызыклы конкурслар уздырылды, такмаклар, шаян җырлар яңгырады, рәхәтләнеп биедек, күңел ачтык. Бәйрәм ахырында балаларга татлы бүләкләр таратылды, ә өлкәннәр Кыш бабйдан призлар алды.

Ике авыл халкы исеменнән шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләренә шундый күңелле бәйрәм оештырганнары өчен рәхмәт белдерәбез.


Нет комментариев