Язгы матурлыкка көздән нигез салына
Октябрь ае лалә, нәркис, крокус чәчәкләрен утыртыр вакыт.
Бакчачы Илнара Тимерханова лаләләрне йомырка савытларына да утыртып була дип сөйләде. Моның өчен әлбәттә йомырка савытының пластик түгел, ә кәгазьдән булуы шарт. Тирән булмаган чокыр казып, савытның төбен бераз тишеп, суганчаларны шунда тезеп чыгарга кирәк. Яз көне чәчәкләр тигез булып шытып чыгачак. Бакчачы суганчаларны шулай ук күп тишекле пластмасс кәрҗиннәргә утыртырга киңәш итә, бу очракта лаләләр төпкә китмәячәк. Ел саен казып алып киптерергә дә җайлы. Бары тик кәрҗин төбенә ком сибәргә кирәк.
Ә инде күпъеллык чәчәкләргә килгәндә ирис, хосталарның яфракларын кисеп бетерергә ярамый. Алар үсемлекне тукландыра һәм салкыннардан саклый. Каплана торган розаларны да кышка җылытып урарга әле иртә, моны температура берничә көн минуста торганда гына эшләргә кирәк. Гортензияләрнең дә кырау суккан чәчәкләрен, сабакларын кисәргә иртә. Яңа бөреләр чыгып үсемлеккә суык тияргә мөмкин. Үсемлекләр игътибарны ярата, аларны тәрбияләп торганда үсемлекләр сезне шаулап чәчәк атуы белән сөендерәчәк, дип уртаклашты бакчачы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев