Яңа сезонга теплицаны ничек әзерләргә?
Авыл һәм кеше

Яңа сезонга теплицаны ничек әзерләргә?

Беренче чиратта теплицаны юып чыгарга кирәк. Моны кер яки дегет сабыны белән эшләргә була.

Шулай ук 5 л суга 100 мл перекись водорода (1 шешә) салынган кушылманы диварларына сибәргә мөмкин. Әлеге суны теплицадагы туфракка сипсәң дә була. Шулай ук кайнар су да туфрактагы начар гөмбәчекләрне киметәчәк. 
Ә менә күпләр куллана торган “серная шашка”ны теплица эчендә яныдырырга киңәш ителми. Ул теплицаның металлын гына түгел, поликарбонатын да боза. “Серная шашка”ны бары тик базларда гына кулланырга кирәк. Ә теплица эчендә “Бомбер” исемле шашка яндырсаң яхшырак булачак. Ул зарарлы бөҗәк, гөмбәләрдән арынырга ярдәм итәчәк. Аны яндыргач теплицага 3 көн керергә ярамый, 2 көн җилләтергә кирәк. Шуннан соң туфракка  “Фитоспорин” препаратын да сибәргә була. Ул кыйммәт тормый.
 


Нет комментариев