Якты Күлдә узган Казанская бәйрәмендә җиде гаилә лаеклы хөрмәтләнде
Якты Күлдә узган Казанская бәйрәмендә авылның озак еллар бергә матур, үрнәк гомер итүче парларына бүләкләр тапшырылды.
Бергә гомер итүче гаиләләрне хөрмәтләү бәйрәмнең иң күңелле өлешләреннән берсе булды. Тамашачыларның алкышлары астында никахлары тугрылык, мәхәббәт һәм үзара ярдәмләшү үрнәге булган парлар сәхнәгә күтәрелде.
Ландыш һәм Петр Романовлар – 35 бергә күркәм гомер кичерә. Дилә һәм Сергей Акатьевлар, Клавдия һәм Дмитрий Горбуновлар, Раиса һәм Николай Алексеевлар, Елена һәм Сергей Липатовлар, Наҗия һәм Валерий Маркеловлар быел рубин туйларын (40 ел бергә яшиләр) билгеләп үтәләр. Ә Софья һәм Гыйльмулла Сөләймановлар алтын туйга килеп җиткәннәр.
Һәр парга авыл җирлеге хакимиятеннән бүләкләр һәм истәлек грамоталары тапшырылды. Якты Күл җирлеге башлыгы Зиннур Мохтаров, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина Камалова юбилярларга гаилә традицияләрен саклаулары өчен рәхмәт белдерделәр һәм аларга сәламәтлек, бәхетле гомер теләделәр.
Роза Илалтдинова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев