Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Һөнәри дилбегәне Рәис – Рәмискә, Рәмис – Иреккә тапшырган

Механизаторлык һөнәрендә кырык ел стажы булган Рәмис Хәсәншин да быелгы чәчү эшләре барышында көнне төнгә ялгап эшләүчеләрнең берсе.

Дүрт-Мунча авылыннан булган механизатор шулай ук тракторчы әтисе Рәис абый һөнәрен дәвам итүче. Быел Рәмис абый шикәр чөгендере чәчүдә эшли, гомумән, аның бу төр культураны чәчү тәҗрибәсе ун елдан артык исәпләнә. 

“Мин тракторга утырган чордан алып шактый гомер үтте. Әлбәттә, техниканың заманчалашуы хезмәт шартларын уңайлы итә. Шуңа да чәчү эшләре дә һава торышы яхшы торганда тиз башкарыла. Аны әтиләр эшләгән чорлар белән чагыштырырлык та түгел. Яраткан һөнәремдә, уңайлы шартлар булуга куанып эшлим”, - ди Рәмис Хәсәншин.

Чәчү тәмамлагач та аның алдында әле рәт араларын эшкәртү, чәчкәнне мул уңыш бирерлек итеп үстерү бурычы да тора. 

“Иртәнге 6дан кичке 6 җиткәнне сизми дә калабыз. Ике тапкыр кырга алып чыгып, тәмле итеп ашаталар. Үзебезнең “Кадер” бүлекчәсе ашханәсендә пешерелгән кайнар ризык белән тукландыру каралган. Запас частьләр дә кирәк булганда урынга китерелә. Механизатор-игенчеләргә хөрмәт зур,  Аллага шөкер!”, - дип тә өстәде ул. 

Рәмис Хәсәншинның улы Ирек тә районның алдынгы механизаторларының берсе. Урак чорында комбайнчы Ирек Хәсәншин башкара торган эш турында газета укучыларыбызга еш сөйлибез. Әтисе һөнәрен үз иткән Рәмис улы Иреккә дә әлеге күркәм миссияне тапшыра алган. Алга таба да район авыл хуҗалыгы тармагында Хәсәншиннар фамилиясе алдынгылар рәтендә булыр дип ышанабыз.

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев