Һәр таңны изге догада каршылый
Шыкмай авылында гомер кичерүче Ганҗә Низамова 12 июльдә 95 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте.
95 яшь – олуг, хөрмәткә лаек-лы юбилей. Нәкъ менә шундый кешеләрне бәхетле картлыкта гомер кичерә, дип әйтәләр. Районыбызда озын гомерле кешеләргә хөрмәт күрсәтү күркәм традиция булып дәвам итә.
Ганҗә апаны юбилее белән Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Алия Гыйльфанова, район мәдәният йорты каршында эшләүче автоклуб хезмәткәрләре котлады.
Ганҗә апа сугыш елларында яшүсмер була әле, яшь кызга күмәк хужалыкта төрле авыр эшләр башкарырга туры килә. 95 яшендә дә чисталыкны ярата, гөлләр үстерә. Йөзендә елмаю һәм тормышка рәхмәтле булуы чагыла. Тормыш иптәше Нәҗип абый белән 4 ул үстергәннәр. Ганҗә апага бала кайгысы да күрергә туры килгән: бер улы яшьли вафат булган.
«Яшьлеге авыр сугыш елларына туры килеп, шактый нужалар аша узса да, Ганҗә апа – михнәтләргә бирешмичә, хәзерге тыныч, мул тормышка кадәр килеп җиткән хөрмәтле тыл ветераннарыбызның берсе. 95 яшькә кадәр яшәү һәркемгә бирелми, юбилярыбыз һәр туган таңын изге догада каршылап, тыныч картлыгының рәхәтен күреп яши. Дин юлында ул, үз гомерендә мәетләрне дә юарга күп туры килгән, – ди автоклуб җитәкчесе Сирена Хөснетдинова.
Кунакларны ачык йөз белән каршы алды Ганҗә апа. Үзен шулай зурлаулары өчен рәхмәтләрен укып, ил-көннәрнең тыныч булуын теләде.
Фотода Ганҗә апа үзен котларга килүчеләр белән. Фото автоклубтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев