Һәр җирлекнең үз үзенчәлеге
Гүлкин җирлегендә авыл җирлекләре башлыкларының күчмә семинары узды.
Җирлекнең ике авылында – Гүлкин һәм Иске Елань авылларында 378 кеше яши һәм 210 хуҗалык исәпләнә.
Светлана Инькова җитәкчелегендәге җирлек төрле программаларда актив катнаша һәм чуваш мәдәнияте традицияләрен саклый. Күчмә семинар барышында да “Палан” чуваш фольклор ансамб-ле һәм “Колокольчики” балалар ансамбле чыгышлары һәм чуваш милли мәдәнияте күргәзмәсе якты һәм җылы төсләр өстәде.
Шулай ук Гүлкиндә авылга кергәндә махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә башыру качы барлыкка килгән. Бу объект авыл активистлары ярдәме белән булдырылган, рухи ныклык һәм бердәмлек символына әверелгән. Ә клубта авыл кешеләре маскировка челтәрләре үрәләр һәм окоп шәмнәре ясыйлар, сохари киптерәләр, өйдә токмач кисәләр, гуманитар ярдәм җыялар. Җирлектә хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтелә: азык-төлек җыелмалары, хуҗалык товарлары һәм утын бүлеп бирү каралган.
Авыл җирлекләре башлыклары район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин җитәкчелегендә спорт комплексын, балалар мәйданчыгын, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәлне һәм ике стеланы, җирле клубны, республика программасы буенча төзелгән фельдшер-акушерлык пунктын, республиканың иң яхшы архивы булган җирлек башкарма комитеты архивын карадылар.
2025 елда биредә үзара салым акчасына су башнясын (өстәмә су чыганагы) файдалануга тапшырырга һәм Иске Елань зиратын төзекләндерергә ниятлиләр.
Пленар өлештә агымдагы елның беренче кварталына авыл җирлекләре эшчәнлеген бәяләүне анализлау, җирле үзидарә органнары эше, санитар икеайлык кысаларында территорияләрне чистарту, тәртипкә китерү, янгын куркынычсызлыгы, ташламалы дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев