Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Гүзәлия Батькова: “Җирлегебез игелекле кешеләре белән матур”

Авыл халкының тормыш-көнкүреш шартлары елдан-ел яхшыра бара.

Югары Мәлем җирлегендә яшәүчеләр дә матур күрсәткечләргә ирешәләр, районда үткәрелгән конкурс-бәйгеләрдә призлы урыннар яулыйлар, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча зур эш башкаралар. Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Батькова белән җирлекнең бүгенге проблемалары һәм мәшәкатьләре, авылның үсеше һәм яңарышы турында әңгәмә кордык.
– Гүзәлия Зөфәровна, сез Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы булып әле күптән түгел генә эшли башладыгыз. Үзегез белән тулырак таныштырып китегез әле...
– Мин үзем Югары Мәлем авылы кызы. Җирлек белән узган елның сентябреннән  җитәкчелек итә башладым. Белемем буенча укытучы, Югары Мәлем мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләдем,    ике ел мәктәп белән җитәкчелек иттем.
– Югары Мәлем җирлеге районда шәхси хуҗалыкларда иң күп мал асраучылардан санала.  Җирлекнең активлыгы белән таныштырып үтегез әле...
– Безнең җирлеккә  ике авыл керә: Югары Мәлем һәм Керәшен Мәлеме. Бу авылларда 329 кеше яши, шулардан 187се – эшкә ярак-лы яшьтә, 96сы – лаеклы ялда, берсе – тыл ветераны. Узган ел җирлектә балалар тумады, 6 кеше үлде. Авыл халкының төп өлеше агрофирмада хезмәт куя. Шәхси хуҗалыкларда 156 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шулардан 89ы – савым сыер. Кәҗә-сарыклар – 188 баш. Авыл өчен шәхси ярдәмче хуҗалыкларның үсеше, бу юнәлештә халыкның актив булуы мөһим. Авыл җирлегендә өч крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Аларның җитәкчеләре – Васил Хәкимуллин, Корбан Мурзагов, Магомед Алиев. Югары Мәлемнән Ганиевлар күп итеп мал асрый.  Керәшен Мәлеменнән Вениамин Уразайкин хуҗалыгында биш сыер бар. Өч сыер асраучылар шактый бездә.
– Соңгы вакытта авыл җирлеген төзекләндерү, үзара салым программасы буенча нинди эшләр башкарылды? Агымдагы елга билгеләнгән планнарыгыз нинди?
– 2025 елда Керәшен Мәлемендә электр энергиясен экономияләү программасы буенча 13 урам яктырткычы алыштырылды. Югары Мәлем авылының Яшьләр урамында 900 метрда су трассасы алыштырылып, өстәмә 2 янгын гидранты урнаштырылды. Бу эшләргә акча бүлеп биргән өчен район башлыгы Разиф Галиевич Кәримовка җирлек халкы исеменнән рәхмәт белдерәм.

2025  елда җирлегебез Татарстанның муниципаль берәмлекләр Советы оештырган конкурста 2 миллион сумлык грант отты. Бу акчаны Яшьләр урамыннан Үзәк урамга таба асфальт юл салу өчен тоттык. Әлеге эшне башкаруны үз өстенә алган авылдашыбыз, “Коралл” оешмасы житәкчесе   Рөстәм Талиповка зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Җирле бюджетны тулыландыруның бер ысулы булып үзара салым программасы  тора. 2025 елда үзара салым хисабына Югары Мәлемдә Яшьләр урамы белән Үзәк урамны тоташтыручы юлның бер өлешенә 110 метр озынлыкта асфальт юл салынды. Бу эшне дә Рөстәм Талипов башкарды. Рөстәм Гомәрович, чын мәгънәсендә, авылыбызның төп терәге, ярдәмчесе инде ул.

Керәшен Мәлемендә Будрин чишмәсе янында төзекләндерү эшләре алып барылды. Бу чишмә буенда Качмануда су коену урыны да булдырылды. Территориясе матур итеп әйләндереп алынды. Җәй көне ял итәр өчен ерак түгел беседка ясап куелды. Гомумән,  кечкенә Керәшен Мәлемендә бик күп эшләр башкарыла. Авыл чиркәвендә хәзерге вакытта реставрация эшләре башкарылып, кечкенә авылга тагын да ямь өстәде. Бу эшләрне башкаручы “Сәфәр” оешмасы житәкчесе Николай Тихонов һәм алтын куллы авылдашыбыз Владимир Уразайкин, матди ярдәм күрсәтүче Иван Батьковка зур рәхмәт белдерәбез.
– Мәктәбе булган авылның киләчәге дә бар бит. Авыл мәктәбе, укучыларның уңышлары белән дә таныштырып үтсәгез иде...
– Югары Мәлем мәктәбендә 18 бала укый. Шунысы аяныч, быелгы уку елында беренче сыйныфка укырга керүчеләр булмады.  “Чулпан” балалар бакчасына 3 бала йөри. Укучылар саны елдан-ел азайса да, аларның уку, спорт, иҗат өлкәләрендә уңышлары зур.  Быел районда татар теленнән олимпиадада җиңүче булган  Алинә Талипова республика олимпиадасында катнашты. VIII сыйныф укучысы Абдуррахман Хәсәншин тормыш иминлеге нигезләре һәм туган илне саклау фәненнән призер булып, Зәй командасына эләгеп,  Казанга  район данын якларга барды.
– Сезнең җирлектә махсус хәрби операциядә катнашучыларга да зур ярдәм күрсәтелә. Бу турыда да сөйләп китегез әле...
– Махсус хәрби операциягә җирлегебездән алты егет китте. Егетләребез һәм аларның әти-әниләре белән булдыра алган кадәр элемтәдә торырга тырышабыз. Алар белән җылы очрашулар үткәрәбез, истәлекле бүләкләребезне тапшырабыз. Бу яктан мәктәп коллективы аеруча актив. Алар безнең авыл егетләре белән генә түгел, Сармашбашка кыска вакытлы ялга кайткан хәрби егетләр белән дә очрашулар үткәреп торалар. Егетләребез үз чиратында мондый игътибар һәм ихтирам өчен, җылы эчтәлекле хатлар, окоп шәмнәре, тәмле чәйләр, сухарилар, аларны коткаручы маскировка челтәрләре өчен  рәхмәтләрен җиткерәләр. Гомумән, район тарафыннан  үткәрелә торган гуманитар ярдәмдә безнең җирлектә яшәүчеләр дә актив катнашалар.

фото шәхси архивтан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев