Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Чәчәк атканнан соң пионнарны ничек тәрбияләргә?

Бакчаларны ямьләп утыручы пионнар инде чәчәк атып бетерде. Киләсе елда да купшы чәчәкләре белән сөендерсеннәр өчен аларны ничек тәрбияләргә соң?

Пионның яфракларын һәм сабакларын сентябрь ахырында, октябрьдә, беренче кыраулардан соң, кисәргә куша бакчачылар. 

-Пион үзенең яшел массасы белән туклана, шуңа күрә яфракларын һәм сабакларын вакытыннан алда кисәргә ашыкмагыз, югыйсә, сез аны тукланудан мәхрүм итәсез, һәм ул алдагы елда купшы итеп чәчәк атмаячак,-диләр.  

Көзен сабак төбен 2 сантиметр калдырып кисәргә кирәк. Пионның ито-гибрид дигән сортларын, язын сабактагы бөреләр үсентеләр бирсен өчен, 15 сантиметр  калдырырга мөмкин. Бу очракта аларны торф белән күмгәләргә, язын аны пөхтә итеп җыеп алырга кирәк.

Пионнарны кайчан күчереп утырту уңышлы? Бу эшне көзге якта – 20 августтан соң башкаралар. Пион бер урында 10-15 ел да үсә ала, аны еш күчерергә кирәкми.

автор фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев