Бохарай авылында игелекле гомер кичерүче Валентина Мельниковага 95 яшь тулды.
95 яшь – олуг, хөрмәткә лаеклы юбилей. Нәкъ менә шундый кешеләрне бәхетле картлыкта гомер кичерә, дип әйтәләр. Районыбызда озын гомерле кешеләргә хөрмәт күрсәтү күркәм традиция булып дәвам итә. Валентина Филиппованы да матур юбилее белән котларга Бохарай авыл җирлеге башлыгы Елена Груздева, автоклуб хезмәткәрләре, якыннары килде.
Валентина апаның балачагы, үсмер вакытлары бик авыр вакытларга туры килгән. Ул чор кешеләре барысы да тормышның авыр, михнәтле чорын күргән буын һәм инде бик күпләргә гыйбрәт итеп сөйләрлек үткәннәре бар.
Бүгенге тормышының ипле генә баруына куанып гомер кичерүче Вплентина әби үзен котларга килүчеләргә зур рәхмәтләрен житкерде, ил-көннәребезнең тыныч булын теләде.
Нет комментариев