Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Бигештән Гасимә апа авылдашларына нур өләшә

Бөтен гомерен җир йөзендәге иң гүзәл һәм иң җаваплы һөнәрләрнең берсе булган укытучы эшенә багышлаган Гасимә Нәбиуллина – Бигеш авылының олы хөрмәткә лаек кешесе.

Укытучы исемен йөртү өчен табигатьтән бирелгән илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ныклы ышаныч кирәк. Балаларга белем бирү, гыйлем белән уртаклашу җиңел эш түгел. Тик шулай да Гасимә Ибраһим кызы тормышының 40 елын әлеге хезмәткә багышлый.

Бу көннәрдә  Гасимә апа 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу матур бәйрәмгә аның зур гаиләсе - 3 баласы, 7 оныгы, 1 оныкчыгы, килен-кияүләре – барысы да җыелышып кайттылар һәм кадерле әниләрен, әбиләрен, дәү әбиләрен котлап, матур теләкләр җиткерделәр.

Гасимә Ибраһим кызы бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлады. Аның педагогик стажы 40 елдан  артып китә. Ул педагогика өлкәсендәге хезмәт юлын Бигеш балалар йортында башлый. Әле бүгенге дә ул тәрбия биргән балалар аның хәлен белеп торалар. Аннан соң Гасимә апа мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта.

 “Тормыш иптәше Альберт абый белән Гасимә апа авылның гына түгел, районыбызның үрнәк, матур гаиләсе булып яшәделәр. Балаларының өчесенә дә югары белем биреп, олы тормыш юлына бастырдылар. Гасимә апаның балалары авылга ярдәм итеп, авыл өчен янып яшиләр. Гасимә Ибраһимовна оныкларын үстерүдә дә зур ярдәм итә балаларына. Оныклары да белемле, дәрәҗәле эшләрдә хезмәт итәләр. Аның балалары, оныклары әниләре, әбиләре белән горурланып яшиләр. Гасимә апа безнең мәдәният йортында да еш була, үзенең киңәшләре, тәмле сүзләре белән эшкә дәрт уята”, - ди мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рамилә Биктимерова.
 

фотолар авыл җирлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев