Бигеш Сабантуенда яшь гаиләләрне котлаганнар
Авыл һәм кеше

Бигеш Сабантуенда яшь гаиләләрне котлаганнар

Бигеш Сабантуенда Гаилә елы уңаеннан авылдагы яшь гаиләләрне беренче мәхәббәт җимешләре – бәбиләре туу белән котладылар.

Аларга исәнлек-саулык, гаилә бәхете, балаларын тигезлектә үстереп, тынычлыкта яшәргә насыйп булсын, дип теләделәр.

“Шундый яшь гаиләләребез  булганда, сабыйлар туып торганда авылыбыз яшәячәк”, – ди бигешлеләр.

Шулай ук Сабантуенда аниматор килеп, балалар өчен кызыклы уеннар оештырган.


Нет комментариев